Яңалыклар

01.11.2013

Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Икътисади совет президиумы составына кергән. Икътисади совет президиумы составы РФ Президентының 2013 нче елның 31 нче октябрендә имзаланган Указы (№818) белән расланган.  Икътисади совет президиумы “оператив мәсьәләләрне хәл итү өчен” булдырылган, аның рәисе - Владимир Путин.

01.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсенә эш визиты белән килде. Рөстәм Миңнехановны Архангельск шәһәре аэропортында Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов, Архангельск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рим Кәлимуллин каршы алдылар. Иң баштан Рөстәм Миңнеханов Игорь Орлов белән Северодвинск шәһәренә юл тоттылар, “ПО “Севмаш” ААҖ администрациясендә 2013-2016 нчы елларга Татарстан Республикасы белән Архангельск өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне тормышка ашыру буенча чаралар Планы имзаланды.

01.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Боршод-Абауй-Земплен өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы рәисе, Венгриянең Дәүләт Җыелышы депутаты Роланд Менди белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды. Роланд Менди хәбәр иткәнчә, бу аның Татарстанга беренче мәртәбә килүе. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Роланд Менди әфәнденең республикага визитыннан уңай тәэсирләр генә калыр дигән өметен белдерде.

01.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Htoo (Мьянма) компанияләре төркеме рәисе Тей За әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Казан вертолетлар заводы” ААҖ генераль директоры , Вадим Лигай, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

31.10.2013

Россия төбәкләрендә инновацион икътисадны булдыру һәм үстерү өчен, төбәк һәм федераль хакимиятләр ягыннан җитди ярдәм кирәк. Модый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ачык инновацияләр” халыкара форумы кысаларында узган түгәрәк өстәл вакытындагы чыгышында белдерде. “Россия төбәкләре: глобаль икътисадта конкуренциягә сәләтне ничек саклап калырга” түгәрәк өстәле эшендә “Роснано” ААҖ идарә рәисе Анатолий Чубайс, РФ субъектлары җитәкчеләре, бизнес вәкилләре, экспертлар катнашты.

 

31.10.2013

Татарстанда булдырыла торган Иннополис IT-шәһәре, бөтен илдән сәләтле белгечләрне җәлеп итеп, Россиядә IT-тармагы үсешенең төп үзәге булачак. Мондый фикерне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” халыкара инновацион үсеш форумы кысаларында панель дискуссиядәге чыгышында белдерде.

31.10.2013
Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXV сессиясе тәмамлана.
31.10.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы Попечительләр советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Көн тәртибен раслаганнан соң, утырышта катнашучылар башка мәсьәләләр белән бергә ел саен уздырыла торган “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” республика конкурсын уздыру турындагы мәсьәләне карадылар.
31.10.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Ачык инвестицияләр" халыкара форумында катнаша. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин бар.

31.10.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Мәскәүдә узучы “Ачык инновацияләр” форумы кысаларында Прованс – Альп - Лазурь яр француз регионының региональ советы президенты Мишель Возель белән очрашты. Республика стенды янында узган әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, Россия инновацион регионнары ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник катнашты.

Битләр: << 1711 1712 ( 1713 ) 1714 1715 1716 1717 1718 1719 1720 >>