Яңалыклар

28.10.2013
Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаручы компанияләр ихтыяҗлары өчен коры төзелеш катнашмалары һәм бентонит балчык порошокларын җитештерүче “Баулюкс” компаниясе заводында булды. ТР Президентын "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов озата йөрде.
28.10.2013

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы кече нефть компанияләре эшчәнлегенең 2013 елның 9 ае эчендә эш йомгакларына һәм ел азагына кадәр бурычларына багышланган киңәшмә уздырды. Татарстан башлыгының республика нефтьчеләре белән традицион очрашуында “Татнефть” АҖҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов, “Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләре, федераль күзәтчелек органнары вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

28.10.2013

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта 2013 елның 9 ае эчендә “Татефть” ААҖ бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.

28.10.2013
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Мицуи” (Япония) компаниясе вәкилләре белән очрашты: проектларны үстерү буенча башкарма директор Сугавара Масато, Индустриаль проектлар департаменты генераль менеджеры Исии Есихико, проектларны үстерү буенча өлкән менеджер Накадзима Каори, Индустриаль проектлар департаменты менеджеры Марат Халилюлин белән.
28.10.2013

Без яшь буынны Бөек Ватан сугышы геройлары мисалында тәрбияләргә тиеш, бу – хәрби-патриотик юнәлештәге бик зур тәрбия элементы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән уздырылды. Моннан тыш, утырыш on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталы аша).

26.10.2013
Татарстан Республикасында шикәр чөгендере 48,7мең гектар мәйданда җыелган, бу гомуми күләмнең 88% ын тәшкил итә. Шикәр чөгендеренең тулай җыемы бүгенге көнгә 1,810 млн. тонна, уртача уңыш – гектарыннан 372 ц. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
26.10.2013
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау 99,8%ка үтәлгән. 33 муниципаль берәмлектә капиталь ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
25.10.2013
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Солтан Раев, Кыргызстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Болот Джунусов, Чыңгыз Айтматовның сеңлесе - Роза Айтматова, кинорежиссер, сценарист Болот Шамшиев һәм Кыргызстан Республикасы делегациясенең башка әгъзалары белән очрашты.
25.10.2013
Бүген Татарстанның Кама Тамагы районында “Фоника-Гипс” заводында гипс плитәләр җитештерү буенча линия эшли башлады. Бу тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
25.10.2013
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖнең Директорлар Советы утырышы узды.

Битләр: << 1711 1712 1713 1714 ( 1715 ) 1716 1717 1718 1719 1720 >>