Страсбургта төбәкләр һәм муниципалитетларның кризис чорындагы төп эш юнәлешләре турында сөйләштеләр

31.10.2013


Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXV сессиясе тәмамлана.

Октябрь сессиясенең көн тәртибендәге төп мәсьәлә дөньякүләм финанс-икътисади кризис шартларында төбәк һәм җирле хакимият органнары эшчәнлегенең мөһим аспектлары белән бәйле иде. Россия делегациясе инициативасы белән әзерләнгән “Төбәк һәм җирле хакимиятләрнең икътисади кризиска җавабы” докладны тыңлады. Анда финанс ресурслары күләме кимегән шартларда вәкиллекле органнар эшчәнлегендәге карашлар һәм концепцияләр чагылыш тапкан.

Сессия утырышында катнашучылар фикеренчә, хәзерге вакытта халык һәм сайлаучылар белән даими һәм конкрет эшчәнлек шартларында җирле демократияне саклау һәм үстерү проблемасы көнүзәк булып тора. Бу гражданнарның төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарының икътисадтагы кризис күренешләре нәтиҗәләре белән көрәше буенча мәгълүматлы булуына китерә.

Татарстан парламенты башлыгы, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советына кергән дәүләтләрнең федерализмны үстерү буенча тәҗрибәсе турында фикер алышты. “Европада аерым статуска ия булган төбәкләр һәм территорияләр” дигән дискуссия кысаларында спикер Татарстан һәм федераль үзәк белән ике арадагы мөнәсәбәтләр нигезенә салынган механизмнар белән таныштырды. “Татарстан Шартнамәләр төзү практикасын үзләштерү һәм үстерү, федерализм һәм толерантлык принципларын яклау өлкәсендә – гомумән, яңа Россия дәүләтчелеген төзүдә беренчеләрдән булды”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сессия барган көннәрдә Фәрит Мөхәммәтшин Австрия, Германия, Төркия, БДБ илләре делегацияләре вәкилләре белән очрашты. Европадагы коллегалары белән Татарстан һәм Европа төбәкләре ассамблеясе, гражданлык җәмгыятенең башка халыкара институтлары арасындагы элемтәләрне көчәйтү перспективалары турында фикерләште. Шулай ук Актуаль мәсьәләләр комитетының күчмә утырышын һәм Комитетның эш тематикасы буенча халыкара конференцияне Казанда 2014 елның июнендә уздыру расланды.

Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге