Яңалыклар

31.08.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау, торак йортларны файдалануга тапшыру, җылыту сезонына әзерлек программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсен уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында, гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
30.08.2013

Бүген “Казан” халыкара ат-спорт комплексында Республика көненә һәм Шәһәр көненә багышланган традицион ат-спорт бәйрәме узды. Чара кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре булды. Ат-спорт ярышлары программасында 9 чабыш һәм 3 заезд каралган. 5 нче чабыш иң мөһиме – Татарстан Республикасы Президенты призына узды. 

30.08.2013
Бүген “Казан” ат спорты комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Төркия радиосы һәм телевидениесе” (ТРТ) корпорациясе вәкилләре – генераль директоры Ибраһим Шаһин, аның урынбасары Әхмәт Коюнджу, “ТРТ Аваз” телевезион каналы директоры Аднан Суэр һәм бу каналның алып баручысы Айгөл Келеш-Шәрипова белән очрашты.
30.08.2013
Бүген Татарстанның Саба районында түбән сортлы агач эшкәртү буенча яңа комплекс ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгының федераль агентлык җитәкчесе Владимир Лебедев, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.
30.08.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреатларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләү гадәттәгечә Республика көнендә Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин катнашты.

30.08.2013
“Татарстан Республикасында электрон сәламәтлек саклау” мәгълүмат системасының үсеш перспективаларын бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир итте.  Тәкъдир итү тантанасы яңа “Азино” балалар поликлиникасының конференцияләр залында узды.
30.08.2013

Казанда (Глушко ур., 41 а) яңа “Азино” балалар поликлиникасы тантаналы төстә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Бу сәламәтлек саклау объекты “ТР ССМның Республика балалар клиник сырхауханәсе” ДАУЗ составына керә һәм Россиядә иң эре балалар поликлиникасының берсе булып тора, мәйданы - 9 794,3 кв. метр, объект хакы – 411,9 млн. сум. Казан мэры Илсур Метшин, тантанада чыгыш ясап белдергәнчә, “Азино” микрорайонында яшәүчеләр өчен яңа балалар поликлиникасы – иң озак көтелгән вакыйга. Бу 70 мең бала өчен үз вакытында заманча медицина ярдәме алу дигән сүз.

30.08.2013
Реконструкциядән соң бүген Казанда ачылган "Лада" яшүсмерләр клубында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аның белән бергә клубка Казан мэры Илсур Метшин да килгән иде.
30.08.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федарациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы ВладимирЛебедев белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе по экономическим вопросам Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.
30.08.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт телерадиокомпаниясе ТРТ (Төркия Республикасы) генераль директоры Ибраһим Шаһин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов, “Яңа гасыр” (“ТНВ”) телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов катнашты. Яклар массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Битләр: << 1711 1712 1713 ( 1714 ) 1715 1716 1717 1718 1719 1720 >>