15 августка булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 94 процентка үтәлгән, ягъни 4,7 млрд. сумның 4,45 млрд. сумнан артыгы үзләштерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмә гадәттәгечә видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, ремонт барышы буенча борчуга сала торган берничә йорт кына бар: Әгерҗе районында (2 йорт), Югары Осланда (бер йорт) һәм Казанда (2 йорт). Гомумән республика капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру буенча артта калмый торган иде. ТР төзелеш министры сүзләренчә, торак йортларны капиталь ремонтлау эшләрен 2013 елның 10 сентябрьенә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Татарстан Республикасында 67 процент уңыш мәйданнары җыелган инде, тулай ашлык күләме 2 млн. тоннадан артык булды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республикакиңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмә гадәттәгечә видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада уртача уңышлылык гектардан 18,9 центнер тәшкил итә. Как отметил Марат Ахметов, средняя урожайность по республике составляет 18,9 ц с гектара. Саба муниципаль районында бөртеклеләрне урып-җыю барышы республикада иң тиз темплар белән бара - анда мәйданарның 85 проценты җыелган, аннан Апас районы (82%), Буа, балтач, кукмара, Алексеевск, Әлки һәм башка районнар.
Россия-Төркия җәмәгатьчелек форумы әгъзасы Владимир Ивановский белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Президентының тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров катнаштылар.
Әлки районы Каргалы авылында реконструкцияләнгән авыл мәдәният йортын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Искә төшерик, республика башлыгы бүген Алексеевск, Спас һәм Әлки районнарында булды. Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән кырдардагы уңыш җыю эшләренең арышы белән танышты. Аерым алганда, Татарстан Президенты Әлки районында вертолеттан «Южное Алькеево» АПК, «Хузангаевский» хуҗалыгын, «Восточное Алькеево» һәм «Центральное Алькеево» АПК кырларын карап чыкты. Каргалы авылы янында Әлки муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә муниципаль районга эшлекле сәфәргә бара. Исегезгә төшерик, республика Президенты II халыкара яшьләр белем бирү форумы «Сәләт» (Алексеевск районы, Биләр авылы) эшендә катнашты. Биләрдән Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы кырларын карарга юнәлде. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков озата бара.
"Сәләт" яшьләр форумы масштаблары "Созвездие-Йолдызлык" фестивале масштабларына хәтле җитәргә тиеш, форумда катнашучылар саны унышар мең кеше санына кадәр артырга тиеш. Әлеге фикерне бүген ТР Алексеевск районында урнашкан форум мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.