Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Рубин” футбол клубы Попечительләр советының чираттагы утырышы уздырылды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, “Рубин” футбол клубының Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Утырыш азагында “Рубин” ФК президенты Валерий Сорокин хәбәр иткәнчә, иң беренче чиратта, клубның спонсорлары һәм гамәлгә куючылары сезонның беренче яртысында агымдагы бюджетны караганнар, шулай ук УЕФА линиясе буенча чаралар турында фикер алышканнар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Җиһаншин һәм башкалар катнашты.
Бүген Ульяновск шәһәрендә (Ульяновск өлкәсенең Хөкүмәт Йортында) “2013-2015 елларда 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планын раслау турында” Идел буе федераль округы Советы утырышы уздырылды.
Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында (ИФО) тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды.
Идел буе федераль округы составына керүче регион буларак, Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин катнашты.
Киңәшмәне ачып, ИФОда тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, ИФОда милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән региональ программаларны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә быел соңгысы.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында, тормыш циклы этапларында биналарның һәм корылмаларның иминлеге нигезләре буларак, төзелештә техник җайга салу системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнашты.