Рөстәм Миңнеханов Симферополь Җәмигъ мәчетендә һәм Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспралы музей-йортында булды

05.03.2014

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре кысаларында Симферополь Җәмигъ мәчетендә булды. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар кырым татарлары белән очраштылар һәм танылган мәгърифәтче, сәясәтче Исмәгыйль Гаспралының Бакчасарайдагы музей-йортында булдылар.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Севастопольда Кара диңгез флотының "Керчь" кораблендә булды һәм Татарстаннан хезмәт итәргә чакырылган диңгезчеләр белән очрашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.