Россиядә беренче Инженерлык фестивале Казанда тәмамланды

05.03.2014

Бүген Казанда Россиядә беренче Инженерлык фестивале тәмамланды. Форум 1-5 мартта А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ базасында узды.

Фестифальнең ябылышы “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексында узды, анда шулай ук югары уку йортының Попечительлек советы утырышы һәм КАИны тәмамлаучылар ассоциациясе җыелышы булды.

КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, мондый форумны ел саен уздыру һәм киләчәктә аңа Бөтенроссия статусын бирү планлаштырыла, диде.

Фестиваль 8 чараны үз эченә алды, шул исәптән Ачык ишекләр көне, спорт ярышлары, яшь авиамодельчеләр ярышы, әйдәп баручы укытучыларның авиамодельләштерү һәм радиоэлектроника буенча мастер-класслары, интерактив күргәзмәләр, республиканың алдынгы предприятиеләренә экскурсияләр һәм Татарстанның әйдәп баручы галимнәренең ачык лекцияләре. Фестивальдә Татарстанның 10 районыннан 5 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты.

Бу чарада ТР Премьер-министры, вузның Попечительлек советы рәисе Илдар Халиков чыгыш ясады. Ул Инженерлык фестиваленең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Хөкүмәт башлыгы форумны оештырганы өчен коллективка Рәхмәт хатын тапшырды.

“Татар-информ” МА