Яңалыклар

26.02.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Ertico – ITS Europe компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан анда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов һ.б. катнашты.
26.02.2014
Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында (предприятие “Ак Барс” холдинг компаниясе”ААҖ компанияләре төркеменә керә) 22160 проектының баш патруль корабленә нигез салу тантанасы узды.
Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россиянең Хәрби-диңгез флоты баш командующие Виктор Чирков, РФ Оборона министрлыгы, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ вәкилләре катнашты.
26.02.2014
Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында бүген салкын-ката торган катнашмалар линиясен файдалануга тапшыру тантанасы булды.
Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россиянең Хәрби-диңгез флоты баш командующие Виктор Чирков, РФ Оборона министрлыгы, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ вәкилләре катнашты.
26.02.2014

Бүген Әлмәттә (Татарстан Республикасы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

Директорлар советы эше барышында «Татнефть» ААҖнең 2014 елның гыйнвар аена бюджеты үтәлеше каралды һәм март аена бюджеты расланды.

26.02.2014

Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ нең төп офисында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда 2013 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар каралды. Киңәшмәдә “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов, ТР тармак министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

25.02.2014
Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Резедә Ахиярова музыкасына Георгий Ковтун хореографиясендә “Алтын Урда” балеты күрсәтелде. Спектакльне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, балетмейстер, хореограф, театр режиссёры, педагог, СССР халык артисты Владимир Васильев һәм "Telmondis" Франция компаниясе вәкилләре карады.
25.02.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов Мамадыш муниципаль районында булды. Ул Мамадыш районы Советы сессиясендә катнашты. Юрий Камалтынов шәһәрнең берничә оешмасында һәм “Мамадыш” совхозы поселогында 40 фатирлы торак йорт ачылышы тантанасында булды.
25.02.2014
Бүген Лаеш районы Советының егерме алтынчы сессиясендә катнашкан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Лаеш районы үсешен билгеләп үтте.
25.02.2014
Татарстанда “Туристлык-БДИ” өчен алшартлар күренми, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның күзәтчелек һәм контроль идарәсе җитәкчесе Равил Хәмитов.
25.02.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов миграцион процесслар өлкәсендә прокурорлык күзәтчелеген оештыруга багышланган Идел буе федераль округының прокуратура хезмәткәрләре семинарында катнашты. Семинар Казан ратушасының Колонналар залында үтте, анда шулай ук Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының ИФОнда идарәсе башлыгының урынбасары Александр Корсунов, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен үтәүне күзәтү идарәсе урынбасары Николай Честных һәм башкалар катнаштылар. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков та булды.

Битләр: << 1671 1672 1673 1674 ( 1675 ) 1676 1677 1678 1679 1680 >>