Яңалыклар

24.02.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европада иң эре һәм ел саен уздырыла торган мобиль индустрия күргәзмәсендә булды. Ул бүген ачылган күргәзмә экспозициясен карап чыкты, анда бөтендөнья алдынгы җитештерүчеләренең яңа товарлары куелган.

24.02.2014

Бүген Барселонага эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәяүле экскурсия вакытында шәһәр хуҗалыгы өлкәсендәге инновацион алымнар белән танышты.

24.02.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Барселонага эш сәфәре кысаларында Испания Каталониясенең башкаласы Барселонаның шәһәр тирәлеген трансформацияләүдәге тәҗрибәсе белән танышты.

24.02.2014

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Барселонага эш визиты башлана. Сәфәрнең төп максаты - Европаның иң матур шәһәрләренең берсе Барселонаның шәһр хуҗалыгын алып бару һәм архитектурасын камилләштерү тәҗрибәсе белән танышу.  Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры – ТР мәгълхматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов бар.

23.02.2014
Ватанны саклаучылар көне белән Татарстанлыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин котлады.
“Хөрмәтле Татарстанлылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм,-диелә котлау текстында. – 23 февральне Россия халкы иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе буларак бәйрәм итә. Бу көндә данлыклы традицияләрне тагын да арттыручыларны хөрмәтлиләр һәм Ватанның бәйсезлеге һәм тынычлык өчен гомерләрен биргәннәрнең барысын да хөрмәт белән искә алалар”.
22.02.2014

Бүген Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомтсволар вәкилләре, хәрбиләр, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

22.02.2014

2014 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасына 793 күп фатирлы йорт кертелгән, программаны финанслау күләме 4 млрд. 683 млн. сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Кидәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 


21.02.2014
Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Азнакайда булды, анда ул Азнакай муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышта районның 2013 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 2014 елга бурычлар каралды.
21.02.2014
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы Советының муниципалитетның 2013 елдагы социаль-икътисади нәтиҗәләренә һәм 2014 ел бурычларына багышланган утырышында катнашты. Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.
21.02.2014

Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән Әфганстан Республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак (вафат) булган ветераннар гаиләләре 10 мең күләмендә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алачак. ТР Министрлар Кабинетының бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм бирү турындагы күрсәтмәсен (№271-р) ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин имзалады.

Битләр: << 1671 1672 1673 1674 1675 ( 1676 ) 1677 1678 1679 1680 >>