Яңалыклар

29.11.2013

Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинга Татарстан республикасы икътисадының өстенлекле юнәлешләрен тәкъдир иттеләр. Сергей Нарышкин бүген Казанга “Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” (2013 елның 28-29 ноябре) иҗтимагый форумы утырышында катнашырга дип килде. Әлеге чара "Корстон" КСКК мәйданчыгында узды. Форум башланыр алдыннан кунаклар холлда урнашкан экспозиция белән таныштылар.

29.11.2013

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин каршы алдылар.

28.11.2013

Бүген Казахстан Республикасы Кызыл Орда өлкәсенең хакиме Кырымбәк Кушәрбаев җитәкчелегендәге делегациясе ике көнлек визит белән Татарстанга килде. Делегацияне Казан халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

28.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы ветераны Фатых Минушевка “Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен” орденын тапшырды. Чара Казан Кремленең камилы залында узды, дәүләт бүләген тапшыру тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаштылар.

27.11.2013
Бүген Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖ территориясендә РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар катнашында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
27.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган кышкы чорга әзерлек буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

27.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Велес Капитал” инвестиция төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов һәм “Велес Капитал” инвестиция төркеме генераль директоры Сергей Жданов киләчәктә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

26.11.2013

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы иминлеген тәэмин итүче Үзәк хәрби округы офицерларын бүләкләде.

26.11.2013
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, республиканың авыл хуҗалыгы тармагының тулай продукты 150-152 млрд.сум тәшкил итәр, дип көтә. Акчалата керемнең гомуми күләме 64-65 млрд.сум дәрәҗәсендә фаразланыла. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр итте.
26.11.2013
Быел Татарстанда шикәр чөгендере уңышы – республикада әлеге культураны үстерү тарихында иң югары, ул 383 ц/га тәшкил итә.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр иткәнчә, бүгенгә республикада 55,3 мең га мәйданнан 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган.

Битләр: << 1671 1672 1673 1674 1675 1676 ( 1677 ) 1678 1679 1680 >>