Татарстан, Казан өчен Россия-Төркия Җәмәгатьчелек форумын кабул итү – зур мәртәбә. Беренче форум, һичшиксез, тарихка кереп калачак. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанның “Корстон” комплексында ачылган форумның пленар өлешендә сәламләү чыгышын әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде. Форумның пленар өлеше 17 нче ноябрьдә булган авиаһәлакәт корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Форумда “Россотрудничество” агентлыгы җитәкчесе, РФ Президентының БДБ илләре белән элемтәләр буенча махсус вәкиле Константин Косачев, Төркия Республикасының Бөек илкүләм җыенының тышкы эшләр буенча комиссия рәисе, форум идарәсенең Төркия өлеше рәисе Волкан Бозкыр, РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой, академик һәм эшлекле даирә вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлекләре, Россия һәм Төркиянең дәүләт һәм хосусый оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Россотрудничество һәм Татарстан Хөкүмәте оештырган форумның максаты – ике ил арасында мәдәният, сәнгать, мәгариф, фән, тарих, ММЧ, эшлекле мохит, туризм, спорт, диннәрара багланышлар, хокукый мәсьәләләр һәм башка соцаль өлкәләрдә иҗтимагый мөнәсәбәтләрне һәм үзара хезмәттәшлекне җанландыру. Форум югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек советының беренче утырышы карарлары нигезендә, РФ Президенты һәм Төркия Республикасы Премьер-министры карарлары буенча гамәлгә куелган.
Бүген “Комплекслы энергетика системалары” ЯАҖ белән “Генерирующая компания” ААҖ арасында ниятләр турындагы Меморандумга имза салынды. Документка “Комплекслы энергетика системалары” ЯАҖ генераль директоры Борис Вайнзихер һәм “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры Рәузил Хаҗиев имза салдылар.
Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов барында узды.
"Сименс" компаниясе Татарстан Республикасын алга таба инвестицияләр кертерлек регион дип саный. Бу хакта бүген Россия һәм Урта Азиядә "Сименс" компаниясенең президенты, "Сименс АГ" вице-президенты Дитрих Мёллер Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урыбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россотрудничество комитеты җитәкчесе Константин Косачев һәм Төркия Республикасы Бөек Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре комиссиясе рәисе Волкан Бозкыр белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Казанда беренче Россия-Төркия иҗтимагый форумы эшен ачып җибәрә (“Корстон” ККК). Ул аларга Казанны шушы чараны уздыру урыны итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Иҗтимагый форум – безнең хезмәттәшлекнең яңа форматы, диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу вакыйга Россия белән Төркия арасында, шулай ук Татарстан Республикасы белән Төркия партнерлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәк үсешенә этәргеч булыр, дип ышаныч белдерде.