Татарстанның "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен, кандидатлар тәкъдим итте

05.07.2014


Бүген "Бердәм Россия" партиясе төбәк бүлегенең XXII конференциясендә, 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен, "Бердәм Россия" партиясеннән республиканың кандидатлар исемлеге һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар исемлеге формалаштырылган.

Конференциянең беренче этабы Казанда булды. Анда шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең сайлау алды программасы кабул ителде.

Чарада "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге Секретаре, ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, республика парламентының вице-спикерлары Александр Гусев һәм Римма Ратникова һ.б. катнашты.

5 нче чакырылыш ТР ДС депутатларын сайлауларда катнашу буенча партиянең Татарстан төбәк бүлеге бурычлары турында доклад белән Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Ул искәртеп үткәнчә, партия әгъзаларының, җәмәгатьчелекнең фикерен исәпкә алып сайлау алды партия исемлеген формалаштыру максатыннан, кадрлар резервы белән зур эш башкарылган.

"Без Россия сәяси партияләре арасында кандидатларны сайлау өчен башлангыч партия тавыш бирүләре - праймериз процедурасын кулланган бердәнбер партия. Бу җаваплы сәяси чарада 3,6 мең ТР тавыш бирүчесе катнашты, 18 мәйданчыкта 155 кандидат алар аша узды", - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул ассызыклаганча, депутатлыкка кандидатлар исемлеге Мәскәүдә килешү процедурасын узган. Соңгы исемлектә 100дән ТР ДСның хәзерге 43 депутаты гына бар, бу - яңаруга алынган курсның дәлиле.

"Чираттагы 5 еллык чорга республика хакимиятенең югары вәкаләтле (закон чыгару) органы составын формалаштырып, без парламентны гына түгел, ә республиканың алдагы үсеш стратегиясен сайлыйбыз. Шуңа күрә төп максат - парламентта "Бердәм Россия" партиясенең сыйфаты һәм саны ягыннан югары дәрәҗәсен тәэмин итү", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Исегезгә төшерик: "Бердәм Россия"дән кандидатларның төбәк исемлеген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

XXII конференция делегатларының төбәк исемлегендә һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар исемлегендә тәкъдим ителгәннәр өчен тавыш бирүе яшерен рәвештә узды. Төбәк исемлеге буенча тавыш бирүдә 220 бюллетеньнең 212се гамәлдә дип табылган, "бер мандатлы" буенча тавыш бирүдә - 220дән 206сы. Тавыш бирү нәтиҗәсендә тәкъдим ителгән кандидатларның берсе дә иң күп "каршы" тавышларын җыймаган.

Нәтиҗәдә, кандидатларның төбәк исемлегенең беренче өчлегенә Рөстәм Миңнехановтан тыш, ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм 102 нче Казан гимназиясе директоры Ирина Бакова керде.