Яңалыклар

29.10.2014
Бүген Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари Казанда "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәгендә булды. Аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.
28.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау структуралары җитәкчеләре белән атналык координацион киңәшмә уздырды, анда Татарстан Республикасында иминлекне һәм хокук тәртибен саклауга багышланган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

28.10.2014
Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе проектының беренче редакциясе декабрь уртасында тәкъдим ителәчәк. Бу хакта бүген XIII Бөтенроссия "Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру" форумы кысаларында узган "Татарстанның үсеш стратегиясе өстенлекләре" темасына узган түгәрәк өстәлдә Леонтьев үзәге каршындагы стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры, "Татарстан-2030" проекты фәнни җитәкчесе Борис Жихаревич хәбәр итте.

Түгәрәк өстәлне оештыручылар - ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Гражданнар инициативалары комитеты рәисе, "Татарстан-2030" проектының эксперт советы рәисе Алексей Кудрин.
28.10.2014
Бүгенге көндә стратегик планлаштыруның кирәклегенә Татарстан Республикасының шиге юк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XII Бөтенроссия форумында “Планнар һәм чынбарлык” темасы буенча узган икенче пленар утырыш барышында белдерде.
Форум Санкт-Петербургта уза (2014 елның 27-28 октябре).
28.10.2014

«Поли Технолоджи» Кытай компаниясе җитәкчелеге Татарстан белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итүгә өметләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президентының компания делегациясе белән очрашуында билгеле булды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, машина төзелеше секторы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

28.10.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Санкт-Петербургта “Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XII Бөтенроссия форумында катнаша.
28.10.2014

Татарстан Республикасының һәм Төркия Мәрсин провинциясенең төрле тармакларда хезмәттәшлекне уңышлы үстерү өчен мөмкинлекләре күп. Бүген мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Мәрсин провинциясенең Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шәрәфеттин Ашут җитәкчелегендәге бизнес-делегациясе белән очрашуда әйтте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев катнашты.

25.10.2014
Татарстан Республикасында 2014 елның 24 октябренә 1 млн 816,5 мең кв.м. торак, яисә еллык йөкләмәнең 75,7%ы тапшырылган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
24.10.2014
Бүген тантаналы рәвештә “Идел” М-7 автомобиль юлында 978-1011км участогында транспорт хәрәкәте ачылды. Бу чарада Татарстанда Премьер-министр Илдар Халиков, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б. катнашты.
24.10.2014
Татарстанның Менделеев районында бүген автотранспорт хәрәкәте өчен автомобиль юлында реконструкцияләнгән Алабуга-Ижевск-Яңа Менделеев химия заводы юл үткәргече ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт катнашты.

Битләр: << 1531 1532 1533 1534 1535 1536 1537 1538 1539 ( 1540 ) >>