Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты

17.02.2015

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты


Кичә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәсфәрендә булды. Анад ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты. Чарада «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.

Сүз «КАМАЗ» ААҖне үстерү стратегиясе мәсьәләләре турында барды. Шулай ук Татарстан Республикасы икътисадын үстерүнең башка мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Моннан тыш, кичә Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов белән дә очрашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.