Яңалыклар

30.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Огуз текстиль» Төркия компаниясе идарәсе рәисе Исрафил Учурум җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов иң беренче чиратта Төркия Республикасына нигез салынуга 91 ел тулу белән барысын да котлады, бу бәйрәм кичә 29 октябрьдә иде. Ул тугандаш төрек халкына уңышлар, шулай ук киләчәктә Төркия Президенты Рәҗип Таип Эрдоган җитәкчелегендә ватаннарының чәчәк атуын теләде.

30.10.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәү банкы идарәсе рәисе - президенты Михаил Кузовлев белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Россия банкының Идел-Нократ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.

29.10.2014

Без Татарстан белән Иран Ислам Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында югары бәялибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президенты Ярдәмчесе Андрей Фурсенко катнашты.

29.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Татнефть” ААҖ нең штаб-фатирында республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлеге буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР тармак министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

29.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышта 2014 елның 9 ае эчендә «Татнефть» ААҖ бюджеты йомгаклары һәм үтәлеше каралды.

Директорлар советы 2015 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразын һәм нефть чыгару планнарын, геологик-техник чараларны карады.

29.10.2014
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең туристлык брендларын эшләү буенча киңәшмә уздырды.
29.10.2014
Бүген Казан Кремлендә ачык һавада төрки-татар язуына багышланган экспозиция булдыру проекты турында, шулай ук ЮНЕСКО таләпләрен исәпкә алып аны гамәлгә кертү хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.
29.10.2014

Бүген "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Директорлар советының вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итте. Шуннан, компаниянең генераль директоры урынына Азат Бикмурзинны билгеләү сәбәпле, яңа составта Директорлар советы сайланды.

29.10.2014

Бүген «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖнең этилен окисе заводында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко барында изопарафиннарны дегидратлауның микросферик катализаторы өчен чыганак җитештерү буенча беренче технологик өлешен файдалануга тапшыру тантанасы уздырылды.

29.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең RIKEN Omics Science Center фәнни үзәге директоры Йошихиде Хаяшизаки белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Битләр: << 1531 1532 1533 1534 1535 1536 1537 1538 ( 1539 ) 1540 >>