Яңалыклар

18.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның квалификация күтәрү, эшкуарлык, парламент эшләре буенча дәүләт министры Раджив Пратап Руди белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Һиндстан Республикасына эш сәфәре кысаларында (2014 елның 18-19 ноябре) уздырылды.

18.11.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасына эш сәфәре белән килде (2014 елның 18-19 ноябре). Һиндстанда булганда Рөстәм Миңнеханов кайбер министрлыкларның дәүләт чиновниклары, шулай ук Һиндстан эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак.

17.11.2014
“Казан” халыкара аэропортында бүген “Боинг-737” авиаһәлакәтенә бер ел тулу уңаеннан матәм чарасы узды. Бу чарада һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
15.11.2014

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов куйдылар.


15.11.2014

Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов, Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә "Химград" технополисы эшчәнлеге белән танышты.

15.11.2014

Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксёнов җитәкчелегендәге Кырым делегациясе әгъзалары бүген Казан федераль университетында, Казан Агросәнәгать паркында, ИТ-паркта булдылар. Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

15.11.2014
Дәүләт торак инспекциясе Татарстан Республикасында 793 күп фатирлы торак йортларның 773ендә капремонт эшләрен кабул итте, бу 97,48% тәшкил итә. Шуның белән бергә 36 муниципаль берәмлектә эшләр 100% ка кабул ителгән.

Мондый мәгълүмат бүген Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында үтте, аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
14.11.2014

Бүген Татарстанга Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксёнов җитәкчелегендәге Кырым Республикасы делегациясе килде. «Казан» халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

14.11.2014

Америка бизнес-инкубаторлар милли ассоциациясенең (NBIA, АКШ) югары технологияле бизнесларны инкубацияләү, эшмәкәрлек һәм инновацион үсеш мәсьәләләре буенча эксперты Марк Лонг Татарстан Республикасы хакимияте вәкилләре өчен кече бизнес һәм бизнес-инкубаторларны үстерүдә төбәкнең инновацион стратегияләренә багышланган лекция укыды.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашкан очрашу кичә республика Министрлар Кабинетында "Татарстан-2030: киләчәк икътисады өчен кеше капиталы" конференциясе кысаларында узды.

14.11.2014
Бүген Казанда Мәдәният елы кысаларында “Зөянең тарихи-мәдәни мирасы” темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.
Аның пленар утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры, ТР Дәүдәт Советы депутаты Татьяна Ларионова, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас өлкәсендә контроль, күзәтчелек һәм лицензияләү департаменты баш белгеч-эксперты Надежда Филатова, Казан һәм Татарстан митрополиясе идарәчесе митрополит Анастасий, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар катнашты. Утырышны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин алып барды.

Битләр: << 1531 1532 ( 1533 ) 1534 1535 1536 1537 1538 1539 1540 >>