Яңалыклар

18.11.2014

Россия регионы буларак Татарстан Һиндстанга яхшы таныш, эшлекле элемтәләр җайланган, хезәмәттәшлек ныгый. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Һиндстан сәүдә һәм сәнәгать министры Нирмала Ситхараман хәбәр итте. Очрашу Һиндстан сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы бинасында (Дәһли шәһәре) узды.

18.11.2014

Бүген Һиндстан Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәһли шәһәрендәге Җама мәчете имам-хатыйбы Әхмәд Бохари белән очрашты. Очрашу, Татарстан-Һиндстан эшлекле форумы тәмамлангач, Taj Palace отеленда (Дәһли) узды.

18.11.2014

Татарстан Республикасы Һиндстан партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәһлидә Татарстан-Һиндстан эшлекле форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Һиндстанда эш сәфәрендә (2014 елның 18-19 ноябре).

18.11.2014
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда Люксембургның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг белән очрашты.
18.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Нефть һәм табигый газ министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Һиндстан Республикасына эш визиты кысаларында узды. Яклар хезмәттәшлек һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

18.11.2014
Быел гыйнвар аеннан алып кына да Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау буенча федераль хезмәте идарәсенә язма рәвештә 5 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Аларның күбесендә кулланучыларның хокуклары бозылу хакында хәбәр ителә.
18.11.2014
Бүгенге көнгә Татарстанда су объектларында 133 кеше үлгән, бу узган елга караганда 45 кешегә кимрәк. Барлыгы 56 кеше коткарыла. Әмма, шуңа карамастан, соңгы вакытта кешеләрнең ныгып җитмәгән боз астына китү очраклары ешайды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт баш инспекторы Илһам Насыйбуллин хәбәр итте.
18.11.2014

Татарстан Республикасы һәм Һиндстан химия һәм нефть химиясе өлкәсендә, ашламалар китерү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итә алалар. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Һиндстан химия сәнәгате һәм ашламалар министры Анантха Кумара очрашуында сүз барды. Очрашу Һиндстан Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы бинасында узды (Дәһли шәһәре).

18.11.2014
Бүген Казанда БМО Европа икътисади комиссиясенең Урманнар һәм урман тармагы буенча комитетның 72 сессиясе үз эшен башлап җибәрде. Сессия ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, БМОның Европа икътисади комиссиясе башкарма директоры урынбасары Андрей Васильев катнашты.
18.11.2014
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия Федерациясенең экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән очрашты.

Битләр: << 1531 ( 1532 ) 1533 1534 1535 1536 1537 1538 1539 1540 >>