Яңалыклар

06.11.2014
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашты. Калмык Республикасының Беренче президенты Кирсан Илюмжанов 1995 елдан Халыкара шахмат федерациясе президенты, быелның 30 сентябрендә ул яңадан президент итеп сайланды.
06.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә узды.

06.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа шәһәр Иннополис объектларын төзү белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, подряд һәм проект оешмалары җитәкчеләре озата йөрде.

05.11.2014

Бүген Казандагы Спорт сараеда “Ак Барс” һәм Чехия җыелма командасы ветераннары арасында иптәшләрчә хоккей матчы узды. Матчта танылган хоккейчылар, шул исәптән дөнья чемпионатлары һәм Олимпия уеннарында җиюүчеләр һәм призерлар катнашты. Казанлылар составында бозга команданың капитаны ролендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин чыкты.

05.11.2014

Хөрмәтле татарстанлылар! Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын йөрәктән республикабыз өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Конституция көне белән тәбриклим. Без инде егерме ике ел буена Татарстан Республикасы Конституциясе гражданнар хокукларын нәтиҗәле яклый торган шартларда яшибез һәм эшлибез. Ул икътисадның ныклы нигезе булып тора һәм дәүләт һәм җирле хакимият органнарының көйле эшләвен тәэмин итә.

05.11.2014
Татарстан халкы дәүләт һәм социаль әһәмиятле булган хезмәтләрне электрон ысул белән алуны уңайлырак күрә. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
05.11.2014
Татарстан халкы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар турында махсус “Инспектор” кушымтасы аша хәбәр итә алачак, аны 10 ноябрьдән iOS һәм Android операцион системалар базасында мобиль җайланмаларга түләүсез урнаштырырга мөмкин булачак.

“Кушымта юлларда җәмәгать контролен булдыру, юл хәрәкәте иминлеген яхшырту өчен эшләнде”,- дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
05.11.2014
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта Татарстанның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды.

05.11.2014

Татарстан җитәкчелеге Колумбия белән хезмәттәшлекне киңәйтергә өметләнә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Боготада Колумбия тышкы эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Патти Лондоньо ханым белән очрашуда белдерде. Очрашу Колубия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми резиденциясендә – Сан-Кралос сараенда узды.

05.11.2014

Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать платасы һәм Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү Боготада Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында изаланды. Документка имзаларын Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать платасы президенты Оскар Билли Лопес Боланьос һәм ТР ССП рәисе Шамил Агеев куйды. Чара Боготада Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать платасы офисында узды.

Битләр: << 1531 1532 1533 1534 1535 ( 1536 ) 1537 1538 1539 1540 >>