Минтимер Шәймиев Михаил Федотов белән очрашты
25.02.2015
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте үсеше буенча совет рәисе Михаил Федотов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы каршындагы милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышыннан соң узды, Михаил Федотов Казанга шул утырышта катнашу өчен килде.
Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев һәм Михаил Федотов бүгенге утырыш турында сөйләштеләр һәм милли сәясәт проблемалары, милләтара һәм конфессиональара килешүне ныгыту хакында фикер алыштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте