Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Бөтенроссия Стартап-турында катнашучылар белән очрашты
03.03.2015
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда Бөтенроссия Стартап-турында катнашучылар белән очрашты. Очрашу ИТ-парк – югары технологияләр өлкәсе технопарк мәйданчыгында узды. Анда шулай ук “Сколково” фонды президенты киңәшчесе Пекка Вильякайнен, “Сколково” фондының тышкы коммуникацияләр һәм реклама буенча вице-президенты Александр Чернов, ТР икътисад министры Артем Здунов катнашты.
Бөтенроссия Стартап-туры – перспективалы инновацион идеяләр эзләү буенча Росссиядә иң зур проект. Бу чара Россиянең барлык зур шәһәрләрендә уза. Аны оештыручылар – “Сколково” фонды һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь).
Бу чарада катнашучыларны сәламләп, Илдар Халиков, залда татарстанлылардан тыш, башка төбәк вәкилләренең дә булуы күңелле, - дип билгеләде. Бу безнең республикага карата булган ышанычны белдерә, диде ул.
Илдар Халиков ассызыклаганча, Бөтенроссия Стартап-турының максаты – яңа эш башлаучы эшмәкәрләрнең проектлары Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә танылсын өчен нинди механизмнар кирәклеген хәл итү. Татарстан Премьер-министры катнашучыларның барысына да кызыклы һәм уңышлы эшләр теләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте