Илдар Халиков: Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы икътисад һәм эшмәкәрлекнең заманча проблемаларын хәл итү өчен яхшы мәйданчык булып тора

03.03.2015

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы икътисад һәм эшмәкәрлекнең заманча проблемаларын хәл итү өчен яхшы мәйданчык булып тора. Бу хакта ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары ассамблеясы утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Бу чарада Росссия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, ТР икътисад министры Артем Здунов катнашты.

Утырышта катнашучыларны ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев сәламләде. Ул билгеләгәнчә, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзасы булып 2204 предприятие санала, шуларның 96сы палатага 2014 елда кергән. 2014 елда Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасына консультация, тәкъдим, проблемалар белән 4 мең 936 мөрәҗәгать теркәлгән.
“Узган елда сез республиканың 35 сәнәгать мәйданчыгында аудит уздырдыгыз. Безнең бурычыбыз – бу сәнәгать мәйданчыкларын үстерү һәм аларның резидентларына ярдәм итү”, - диде Шамил Агеев.

Илдар Халиков үзенең чыгышында күп предприятиеләрнең кризис шартларында да җитештерү күләмен саклап кына калмыйча, ә аны арттырулары турында белдерде.
Аның сүзләренчә, бүген эшмәкәрләрне генә түгел, ә бәлки кулланучыларны стимуллаштыру да мөһим. “Күргәнебезчә, республика тарафыннан соңгы елларда күрелгән чаралар бүген үз нәтиҗәләрен бирә. Беренче чиратта, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү проектлары. Алар тулай төбәк продуктының 7 % ын тәшкил итә. Болар җитди саннар”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.

Илдар Халиков үз фикерен дәвам итеп, эшмәкәрлек тармагының киләчәктә дә үсеше дәвам итәчәк, дип ассызыклады. 2015 елда “Алабуга” махсус икътисади зонасында гына да 8 предприятиене ачу планлаштырыла. Аның сүзләренчә, чит илләрдән эшлекле партнерлар республикага элеккечә җитди кызыксыну күрсәтәләр.

Сергей Катырин ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы эшчәнлеген бәяләп, аларның югары профессиональ дәрәҗәдә булуларын билгеләде. Һәм бүгенге утырыш барышында әйтелгән тәкъдимнәрнең күбесе Мәскәүдә дә әйтеләчәк, дип өстәде.

ТР Президенты матбугат хезмәте