Яңалыклар

11.04.2015

Татарстан Республикасы, катлаулы икътисадый ситуациягә карамастан, стратегик планлаштырудан баш тартмый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен («Татарстан-2030: үсеш стратегиясе») эшләүгә багышланган халыкара йомгаклау конференциясендә хәбәр итте. Конференция Казанда, «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында реаль вакыт режимында конференцияне трансляцияләү оештырылган иде.

11.04.2015

Татарстанда Креатив индустрияләр фонды булдырылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда Calvert Forum форумы кысаларында узучы «Постиндустриаль икътисад проблемалары: яңа үсеш юллары» темасына багышланган утырышта хәбәр итте. Чара югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды. Форумда шулай ук СПбДУ Ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин, «Леонтьев үзәге» социаль-икътисадый тикшеренүләр халыкара үзәге» АКБО директоры Леонид Лимонов, региональ брендинг буенча белгеч - Calvert Forum модераторы Джонатан Макклори (Бөекбритания) һәм башкалар катнашты.

11.04.2015

Бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә булды. Ул Татарстан урамындагы 20нче йорттагы элеккеге тегү фабрикасында урнашкан. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев озата йөрделәр. 

11.04.2015

Татарстан Республикасында күп еллык үләннәргә һәм уҗымнарга ашлама кертә башладылар, бүгенге көнгә 55 мең гектарга ашлама кертелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

11.04.2015
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе һәм ТР буенча Хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 317 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозу өчен 4 млн. 664 мең сумга 156 карар чыгарылган.  Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
10.04.2015

Бүген Казанда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда махсуслаштырылган оештырылган теплица зонасы (СОТЗ) буенча «Mir Holding» (Төркия) компаниясе проектын тәкъдир итү белән таныштылар. Тәкъдир итү «Корстон» КСККдә уздырылды. Чарада «Дизайн Групп» компаниясе Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм башкалар катнашты.

10.04.2015

Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге органнары, прокуратура органнары белән бергәләп, Татарстан Республикасында 385 сәүдә объектының янгынга каршы торышына тикшерүләр оештырган һәм уздырган. Бу белешмәләр бүген Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышында хәбәр ителде. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды.

2015 елның 6 апреленә 362 сәүдә объектының янгынга каршы торышына тикшерүләр уздырылган.

10.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышын үткәрде. Утырышта ике мәсьәлә каралды. Беренче мәсьәлә – “Адмирал” сәүдә үзәгендәге гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү һәм күп санда кеше булган урыннарда куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, шулай ук контроль-күзәтү органнары арасында багланышларны камилләштерү буенча чаралар; икенче мәсьәлә – Татарстан Республикасында җәмгыять иминлеген тәүмин итү буенча өстәмә чаралар.

10.04.2015
Бүген Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводында тантаналы төстә 21631нче проектның кече ракета корабы сериясендә тугызынчы корпусы төзелә башлады һәм секция-җыю цехында яңа җиһазларны файдалануга тапшырылды.

Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, РФ Хәрби-диңгез флоты баш командующие адмирал Виктор Чирков, Белгород өлкәсенең Грайворон районы хакимияте башлыгы Александр Верзун, ТР Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ директоры Иван Егоров, "Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы" генераль директоры Ренат Мистахов һәм башкалар катнашты.
10.04.2015

Венгриядән килгән коллегаларыбыз тәкъдим иткән проектлар уңышлы булсын өчен Татарстанда аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк. Бүген Казанның "Корстон" комплексында узган Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай дип вәгъдә бирде.

Пленар утырышта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры, Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия рәистәше Николай Федоров, Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, Хөкүмәтара комиссия рәистәше Петер Сийярто, Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Сергеев, Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Янош Балла, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.

Битләр: << 1471 1472 1473 1474 ( 1475 ) 1476 1477 1478 1479 1480 >>