Бакуга килгән саен без яңа һәм уңай нәрсәләр күрәбез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Әзәрбәйҗанга эш сәфәре кысаларында узды.
Кунакларны сәламләп, Илһам Алиев беледергәнчә, бүген киләчәктә якынаю өчен, Әзәрбәйҗан белән Татарстан хезмәттәшлеген ныгыту өчен үзара багланышларны активлаштыру мөһим. Ул искәрткәнчә, бүген көннең икенче яртысында «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ (Гәнҗә шәһәре) җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясе ачылачак.
Бүген Бакуга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Артур Таир оглы Раси-Задә белән очрашты. Яклар Россия-Әзәрбәйҗан мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Артур Раси-Задә билгеләп үткәнчә, бүген Россия белән мөнәсәбәтләр Әзәрбәйҗан Республикасы өчен бик әһәмиятле һәм, Россия регионнарының берсе буларак, Татарстанга бик җитди игътибар бирелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Әзәрбәйҗан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасының Әзәрбәйҗандагы (Баку) Даими вәкиллегендә узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 13-14 апрелендә Әзәрбәйҗанда эш сәфәрендә булачак.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан татар җәмәгатьчелеге активистларына татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга керткән өлешләре, уртак рухи хәзинәләрне арттырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әзәрбәйҗан Республикасына килде.
Гейдар Алиев исемендәге халыкара аэропортта (Баку шәһәре) Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Республикасының Икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Ниязи Абдулла оглы Сәфәров, Россия Федерациясенең Әзәрбәйҗан Республикасындагы эшләрендә вакытлы ышанычлысы Олег Мурашев һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасы депутаты, Халыкара самбо федерациясе президенты Василий Шестаков белән ТР Хөкүмәте Йортында очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Учительская газета» баш редакторы Петр Положевец белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмәнең төп темасы быел октябрь аенда Казанда "2015 ел укытучысы" бөтенроссия конкурсын үткәрү булды.
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика халкын Пасха бәйрәме белән котлады. "Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән тәбрик итәм. Дөньядагы барлык христианнар өчен Изге Пасха үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итү, аларны чын күңелдән ярату һәм кичерә белү символы булып тора. Ул яшәүдәртен, яхшылыкның явызлыктан һәрчак өстен чыгуын, гөнаһлардан арынуны һәм шәхеснең рухи яңарышын гәүдәләндерә".