Яңалыклар

01.07.2015
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
30.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дублинда (Ирландия) InnaLabs компаниясе офисында булды.

InnaLabs компаниясенә 2011 елда нигез салынган.

30.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дублинда «Тринити колледж» уку йортында булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ирландия башкаласына ике көнлек эш сәфәре кыла (2015 елның 29-30 июне).

Бу уку йортына 1592 елда Королева Елизавета I нигез салган һәм колледж Дублин университетының бер өлеше булып тора.

30.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дублинда (Ирландия) Google Европа штаб-квартирасында булды.

Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата йөрүче Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларына Дублинның тарихи районында урнашкан күп катлы бина буйлап экскурсия оештырдылар.

30.06.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды, ул мәдәният өлкәсендә яшь белгечләр әзерләү темасына багышланган иде. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Утырышта шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров , республика министрлыклары һәм ведомство вәкилләре, ТР мәдәният эшлеклеләре катнашты.
30.06.2015
Татарстанда, узган ел белән чагышытрганда, республика сулыкларында батып үлүчеләр саны артуы билгеләнгән. Күпчелек коену сезоны башланган көнне – 1 июньдә үлгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко белдерде.

Шулай итеп, 1 июньгә республикада 45 кеше үлгән, шул исәптә - 2 бала. 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда, 22 кеше үлгән, шул исәптә - бер бала.
30.06.2015

Ирландиягә визитның төп максатларының берсе - инновацияләр һәм венчур үсеше өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән танышу. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Дублинда Ирландия эшлекле даирәләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Ирландия «Энтерпрайз Аилэнд» (Дублин) эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт агентлыгының сөйләшүләр алып бару залында узды. 

30.06.2015

Ышанам ки, Ирландиягә визит кысаларындагы очрашулар безгә дә, шулай ук безнең Ирландия коллегаларыбызга да файдалы булачак, һәм безнең мөнәсәбәтләрне ныгытачак. Бүген бу хакта Дублинда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ирландия коммуникацияләр, энергетика һәм табигать ресурслары министры Алекс Уайт белән очрашу барышында хәбәр итте.

Очрашу Ирландия Enterprise Ireland (EI) эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт агентлыгының сөйләшүләр алып бару залында узды.

30.06.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында “Винтерсхалл Холдинг ГмбХ” (Германия) идарәсе рәисе Марио Марен белән очрашты.

Очрашу барышында төрле мәсьәләләр буенча сөйләшү булды. Ике яктан да катнашучылар “Винтерсхалл Холдинг ГмбХ” компаниясе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре хакында фикер алыштылар.
29.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ирландия башкаласы Дублин шәһәренә килде.

Дублинда булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Ирландия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак, «Google - Europe» компаниясендә булачак, Ding компаниясе, шулай ук башка инновацион мәйданчыклар эшчәнлеге белән танышачак.

Битләр: << 1471 1472 1473 1474 1475 1476 ( 1477 ) 1478 1479 1480 >>