Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Швеция Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вероника Бард Брингеус белән очрашу нәтиҗәләре буенча шактый гына йөкләмәләр бирде.
Илче ханым Казанга килгән Швеция компанияләренең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән багланышлар урнаштырырга теләгән вәкилләре турында сөйләде.
Швеция компанияләре вәкилләре үз эшчәнлекләрен тәкъдир иттеләр һәм Татарстан коллегалары белән хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре турында сөйләделәр. Бу – экология, транспорт, сәламәтлек саклау, фармацевтика, машина төзелеше тармаклары.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Федеральная Сетевая Компания ЕЭС» ААҖ идарәсе рәисе Андрей Муров белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Муров Татарстан белән «ФСК ЕЭС» ААҖ арасында хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук республика энергетика тармагын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иран парламентының Милли иминлек һәм халыкара сәясәт комиссиясе рәисе Аладдин Боруджерди белән очрашты. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Иран белән мәдәни һәм социаль-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлек итәргә тели.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Марокко Корольлегенең Тышкы сәүдә министры Мөхәммәд Аббу белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Энергетика министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Утырыш «Россия сегодня» ХМАның мультимедиа матбугат үзәгендә узды.
Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының киңәйтелгән коллегиясенең йомгаклау утырышында 2014 елга йомгак ясалды һәм 2015 елда ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешләре билгеләнде.
Утырышта федераль хакимият органнары, ягулык-энергетика комплексы компанияләре вәкилләре, Россия Энергетика министрлыгының Иҗтимагый советы һәм департаментлары җитәкчеләре, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ министры Михаил Абызов, Россия Энергетика министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, «Россия Саклык банкы» ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф катнашты.
Татарстан белән Әзәрбәйҗанны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, һәм бу «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясен ачу кебек проектны гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Гәнҗә шәһәрендә (Әзәрбәйҗан Республикасы) хәбәр итте.
Ул Әзәрбәйҗан җитәкчелегенә һәм шушы проектны алып баручы Әзәрбәйҗан Премьер-министрының беренче урынбасары Ягкуб Әюбкә рәхмәт белдерде.
2015 елның сентяберендә Әзәрбәйҗан эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстан Республикасына визит белән киләләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Әзәрбәйҗан Республикасына визиты кысаларында Бакуда килештеләр.