Яңалыклар

11.06.2015
Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия бүген Казанга килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Бүген Артур Миквабия ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән киләчәктәге хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен очраша.
11.06.2015

Күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләт Россия Федерациясе өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек аның тышкы сәясәтенең өстенлекле векторларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең I утырышы ачылышында хәбәр итте.

Чара «Президент-отель» кунакханә комплексы конференц-залында узды, анда Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мәдәни һәм башкалар катншаты.

11.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Ийяд Мәдәни белән очрашты.

Очрашу Мәскәүдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары кысаларында «Президент-отель» кунакханә комплексында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Ийяд Әмин Мәдәни Ислам хезмәттәшлеге оешмасы кысаларында киләчәк багланышлар турында фикер алышты.

11.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.

Сәфәренең төп максаты – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чараларында катнашу.

10.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Кытай белән хәзерге югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрен югары бәяли. Ул ассызыклаганча, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре стратегик партнерлыгы һәм багланышлары белән аерылып тора. 

10.06.2015
ТР Президентын сайлау 2015 елның 13 сентябрендә уздырылачак. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышында рәсми рәвештә игълан ителде. Шулай ук, бу көнне җирле үзидарәләргә депутатлар сайланачак. Аларның саны 8 меңнән артык.
10.06.2015
15-16 июнь көннәрендә Татарстан башкаласында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VII Халыкара икътисади саммиты уздырыла. Чара елдан-ел үсеш ала. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны, узган ел белән чагыштырганда, арткан. Әйтик, былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килгән булса, быелгы чарада 31 илдән 650дән артык вәкил катнашуы көтелә.
10.06.2015
Бүген Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян һәм Кытай Халык Республикасы парламенты делегациясе Казан федераль университетында булдыдар. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар озата йөрделәр. 
10.06.2015
 Бүген ТР Дәүләт Советы депутатларының 8 нче утырышында Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян һәм делегация вәкилләре катнашты. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 
10.06.2015
Бүген Татарстанга рәсми визит кысаларында Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе Казан вертолетлар заводында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "Казан вертолетлар заводы" ҖАО генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар озата йөрде. 

Битләр: << 1461 1462 1463 1464 1465 1466 1467 1468 1469 ( 1470 ) >>