Рөстәм Миңнеханов Росхезмәттәшлек җитәкчесе Любовь Глебова белән очрашты
04.07.2015Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе эшләре, чит илләрдә ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Росхезмәттәшлек) җитәкчесе Любовь Глебова белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнаштылар.
Әңгәмәнең төп темасы Россиянең халыкара элемтәләрне ныгытуы, регионара мөнәсәбәтләрне үстерү булды. Рөстәм Миңнеханов һәм Любовь Глебова халыкара хемзттәшлек юлында мәдәни һәм социаль киртәләрне җиңүгә ярдәм итүче берничә проект турында сөйләштеләр.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.