Яңалыклар

19.09.2015
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин катнашты.
19.09.2015
Татарстанда бөртекле ашлыкның тулай җыемы 3,4 млн. тонна тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
19.09.2015
ТРда хезмәт иминлеге кагыйдәләре һәм нормалары бозылган өчен 18 млн 62 мең сумга 513 карар чыгарылган. Барлыгы ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 867 тикшерү уздырылган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
18.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР дини конфессияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу "Корстон" кунакханә комплексында узды.

Очрашуда РФ ҮМДН рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөфтие Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, ТР баш раввины Ицхак Горелик, "Воздвижение Святого Креста" Рим-католик чиркәвенең Казан шәһәрендәге приходы җитәкчесе Уркеза Диогенес һәм Казан һәм Нократ Рус Православие Иске обряд чиркәве епискобы владыка Евфимий катнашты.

18.09.2015

«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларына рәсми керешүе белән котлады.

Котлау телеграммасында Дмитрий Медведев ассызыклаганча: «Тавыш бирү йомгаклары күрсәткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасында эшләгән елларда Сез үзегезнең иң яхшы профессиональ һәм шәхси сыйфатларыгызны күрсәттегез, кешеләр ышанычына лаек булдыгыз. Ышанам ки, Сез киләчәктә дә Татарстан Республикасы уңышлы үссен өчен, халкының уңай тормышы өчен мөмкин булганның барысын да эшләрсез. «Бердәм Россия» партиясе исеменнән Сезгә уңышлар сәламәтлек һәм күркәм киләчәк телим».

18.09.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КазахстанХөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига Назарбаева белән очрашты. Очрашу "Корстон" КСККнда узды. Анда шулай ук ТР Президенты Ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил зарипов катнаштылар. 
18.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Республикасы Президенты үз вазыйфасына керешү тантанасында катнашкан башка мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Казахстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига Назарбаева һәм башкалар Казан Кремлендә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчеге тарихы музеенда булдылар.

18.09.2015

Бүген Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште. Инаугурация тантанасы Казанда С.Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды.

Тантаналы чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Төркия Республикасының Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Казахстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига НазарбаеваРоссия һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

18.09.2015

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына рәсми керешүе белән котлады.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Сезне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүегез белән котлыйм. Сезнең алда регионны, аның икътисадын һәм социаль өлкәсен комплекслы үстерүгә юнәлгән җитди һәм җаваплы эш тора.

18.09.2015

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи һәм Казахстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига Назарбаева килде.

«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар каршы алды.

Битләр: << 1411 1412 1413 1414 1415 1416 1417 1418 1419 ( 1420 ) >>