Яңалыклар

30.09.2015
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
30.09.2015
Екатеринбургта VI Россия-Әзәрбайҗан төбәкара форумы узды. Чараның төп темасы ике илнең сәнәгый, фәнни-техник, сәяси һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек перспективалары турында булды. Анда Россиянең 11 төбәге һәм Әзәрбайҗанның 5 өлкәсеннән 200дән артык кеше катнашты. Безнес-бергәлекләрне ике илдән 100 компания һәм эшлекле ассоциацияләр тәкъдим итте.

Форумда ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнашты.
30.09.2015
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановскиий белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин һәм ТР буенча Федераль миграция хезмәте Идарәсе башлыгы Артем  Кузнецов катнаштылар. 
30.09.2015

Татарстан Президенты РФ Федерация Советының Россия Кораллы көчләрен Сириядә куллану турындагы карарына комментарийлар бирде.

«Бу дөрес карар дияргә телим. Чөнки ИГИЛ (Гыйрак һәм Левант Ислам дәүләте) – бөтендөнья өчен бик зур проблема. Катгый чаралар күрелмәсә, бу проблема киңәя барачак. Бүген Федерация Советы тарафыннан кабул ителгән карарны без тулысынча хуплыйбыз.

30.09.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Россия Профессиональ бокс федерациясе вице-президенты, "Бокс дөньясы" промоутер компаниясе директорлар советы рәисе Андрей Рябинский белән очрашты. 
30.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖнең Европа һәм Якын Көнчыгыш регионы җитештерүе буенча вице-президенты Вилфред Миддел белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, «Алабуга» МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖ заводы директоры Алексей Евдокимов һәм башкалар катнашты.

29.09.2015

Бүген Ульяновскта Николай Патрушев һәм Михаил Бабич Россия Иминлек Советы Секретаренең һәм ИФОда РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиленең уртак киңәшмәсен уздырдылар.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмәдә судан файдалану өлкәсендә хокук бозуларга каршы һәм су ресурсларыннан файдалану нәтиҗәлелеген арттыру чаралары буенча фикер алыштылар.

29.09.2015
Бүген Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТРда "Лукойл" ҖАҖ социаль һәм мәдәни проектлары VI конкурсына нәтиҗә чыгару тантанасы узды. Быел конкурска 691 заявка бирелгән булып, грант фонды 25 млн сум тәшкил иткән.

Конкурсның максаты - җирле бергәлекләрнең территориль актуаль проблемаларын хәл итү, хәйрия ярдәме нәтиҗәлелеген күтәрү буенча проектлар һәм инициативларны чынга ашыруга булышу.
29.09.2015
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Ульяновскка эш сәфәре белән килде. Төп максаты - РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән РФ Иминлек советы секретаре Николай Патрушевның уртак күчмә киңәшмәсендә катнашу.
29.09.2015
Татарстанда яшәүченең һәр дүртенчесе - өлкән яшьтә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Өлкәннәр декадасына багышланган брифингта хәбәр ителде.

Өлкәннәрнең яшәү сыйфаты, пенсия, социаль, медицина ярдәме белән тәэмин итү, шулай ук бу декада чаралары турында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова,ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов сөйләде.

Битләр: << 1411 1412 1413 1414 1415 1416 ( 1417 ) 1418 1419 1420 >>