Яңалыклар

02.10.2015

 Татарстанда хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 19 млн. 418 мең сумлык 548 карар чыгарылган. Ел башыннан алып дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекцияләре һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 926 тикшерү уздырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

02.10.2015
2016 елда Татарстан бюджетын арттыручы иң мөһим юнәлеш булып керемгә салым булачак. Алар консолидацияләнгән бюджетның 74 процентын һәм республика бюджетының 80 процентын тәшкил итәчәк. Физик затлардан алынган салымның күләме генә дә 59,3 млрд сум булыр дип фаразлана.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында уздырылган парламент тыңлаулары вакытында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. “Татарстан Республикасының 2016 елга бюджеты” темасына багышланган әлеге чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР парламенты рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Утырыш ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин рәислегендә узды.
02.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ставропольск крае губернаторы Владимир Владимир белән очрашты. Очрашу Сочида Халыкара инвестицион форум мәйданчыгында узды.

Яклар күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышты, шулардан: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендә партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү.

02.10.2015

WorldSkills Russia-2018 Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта бүген Сочидагы Халыкара инестицион форум кысаларында билгеле булды.

WorldSkills чемпионатында катнашачак шәһәрләр Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы махсус матбугат конференциясендә игълан ителде.

02.10.2015

Бүген Сочида Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Халыкара инвестицион форумның күргәзмә комплексында Татарстан экспозициясе белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

02.10.2015
Бүген Казанда ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстанда минималь хезмәт хакы турындагы килешүгә кул куелды. Документны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты, ТР Эш бирүчеләр координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзалады.
02.10.2015
Казанда WorldSkills халыкара чемпионатына әзерлек максатында Россия Федерациясе дәрәҗәсендә җаваплылыкны бүлү концепциясе эшләнә, аның кысаларында төбәкара компетенция үзәкләре төзү каралган. Аларны булдыру өчен федераль бюджеттан 4 млрд сум акча бүленә. Бүген бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
02.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы һәм MasterCard халыкара түләү системасы хезмәттәшлек итү турында килешү имзаладылар. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм MasterCardның тиз үсүче Европа базарлары төбәге президенты Белла Ставчански куйдылар. 

02.10.2015
Бүген Сочида Халыкара инвестиция форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Касторама РУС» ҖЧҖнең күчемсез милек һәм үсеш буенча директоры Мишель Шез белән Татарстан Республикасы павильонында очрашты. 
02.10.2015

«Сочи-2015» халыкара инвестицион форумы кысаларында Сбербанк «Диверсификация. Сайлап алу мөмкинлеге күп булса да, башка альтернатива юк» темасына эшлекле иртәнге аш уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 1411 1412 1413 1414 ( 1415 ) 1416 1417 1418 1419 1420 >>