Яңалыклар

14.10.2015

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре белән килде.

Җенгиз исемендәге Топел аэропортында Рөстәм Миңнехановны Коҗаэли провинциясе Губернаторы Хәсән Басрый Гүзәлоглу һәм Коҗаэли мэры Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге рәисе Ибраһим Караосманоглу каршы алды.

14.10.2015
Татарстан Республикасы милли китапханәсе – әйдәп баручы мәдәни, белем бирү һәм фәнни-тикшеренү үзәге, ул республика китапханәләренә җитди методик ярдәм күрсәтә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин “Милли китапханәләр: тарих этаплары һәм заманча йөз” темасына фәнни-гамәли конференциянең тантаналы ачылышында хәбәр итте.
Тантана “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды (Казан).
13.10.2015

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «КЗСК-Силикон» заводы төзелеш мәйданчыгында булды.

Завод 2014 елның 18 июнендә төзелә башлаган иде, объектны 2016 елның апрелендә тапшыру планлаштырыла.

13.10.2015
Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә Татарстан Президенты катнашында ачылган кайбер объектлар бүгенгә кадәр эшләми дигән хәбәрләр барлыкка килү сәбәпле, "Татар-информ" МА ТР Президенты матбугат хезмәтенә шәрехләмә белән мөрәҗәгать итте.
13.10.2015
Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Саф акча һәм кыйммәтле әйберләр әйләнеше куркынычсызлыгы” темасына халыкара конференция ачылды. 13-15 октябрь көннәрендә узачак конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чараны оештыручылар – РОСИНКАС, Россия Банкының Идел-Нократ үзәк идарәсе теләктәшлегендә Россия банклары ассоциациясе.
13.10.2015
Ел башыннан Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 0,5 процентка азайган. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында үткәрелгән республика чаралары программасының башлангыч нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сөйләде.
13.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта потенциаль резидентларның яңа дүрт проекты һәм гамәлдәге  резидентның инвестицияләрен арттыру мәсьәләсе каралды һәм хупланды. Яңа проектларның гомуми суммасы 12,6 млрд. сум тәшкил итә.   

12.10.2015

Бүген ХарбиндаХР) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында Татарстан-Кытай агросәнәгать комплексын үстерү фонды булдыру һәм Татарстан Республикасы территориясендә агросәнәгать җитештерүен интеграцияләү проектын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды. Тантана Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Jinggong International Group Co. LTD компаниясе президенты Лю Хуаньлин җитәкчелегендәге Кытай эшлекле даирәләре белән очрашуы кысаларында узды.  

12.10.2015

Регионара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның  һәм КХР Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Харбинда (Кытай) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында узды. 

12.10.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гунда» корпорациясе директорлар советы рәисе, генераль директоры Чжан Дачэн белән «KAZAN EXPO» күргәзмә үзәген төзү проекты турында сөйләште. Рөстәм Миңнеханов корпорация җитәкчелегенә Татарстанга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. 

Битләр: << 1401 1402 1403 1404 1405 1406 1407 1408 1409 ( 1410 ) >>