Яңалыклар

12.10.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш визиты кысаларында Харбин шәһәрендә (Хэйлунцзян провинциясе Кунли милли пракында булды. Аны ТР Президенты ярдмәчесе Радик Гыйматдинов, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, "Туренскейп" компаниясенең президенты һәм баш дизайнеры Конгжиан Ю һәм башкалар озата йөрде. 

11.10.2015

Хэйлунцзян провинциясе компанияләре Татарстанда җитештерүләрен урнаштырсалар, без шат булабыз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Лу Хао белән очрашуда белдерде. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Харбин шәһәренә (КХР) эш визиты кысаларында узды. Визитның төп максаты - Икенче Россия-Кытай ЭКСПОда катнашу. 

11.10.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарадагы террористик актка бәйле рәвештә Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоганга кайгыларын уртаклашу телеграммасын юллады

10.10.2015

Татарстан белән Сычуань провинциясенең хезмәттәшлек өчен перспективалары яхшы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сычуань провинциясе губернаторы Вэй Хун белән очрашуда хәбәр итте

Рөстәм Миңнеханов губернаторга Татарстан делегациясенең Чэнду шәһәрендә булуын әйбәт оештырган һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.

10.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чэнду шәһәрендә ХР) Сычуань Инвестицион Корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

10.10.2015
Чэнду шәһәренә эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов станоклар җитештерүче Сычуань «Пуш Нинцзян Машинтул» машина төзелеше компаниясендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәнгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР транспорт һәм юл төзелеше министры Ленар Сафин, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары әкилләре озата йөрде. 
10.10.2015
Татарстан коррупциягә каршы сәясәт үсеше мәсьәләләрендә Россиянең алдынгы төбәге булып тора. Бу хакта бүген журналистларга РФ Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәгенең фәнни һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары юридик фәннәр докторы Виктор Астанин хәбәр итте.
10.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чэнду (Кытай) шәһәренә эш сәфәре кысаларында Dongfang Electric Corporation (DEC) компаниясе президенты һәм башкарма директоры Вен Шуганг белән очрашты. 

Яклар энергетика өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алышты. 

10.10.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чэнду шәһәренә (КХР) эш визиты кысаларында Кытай милли химия-инжиниринг корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты. Әңгәмәнең төп темасы ТР Менделеевск районындагы "Аммоний" проектын гамәлгә ашыру булды. 
10.10.2015

Без Кытай компанияләренең Россиягә кергәндә старт мәйданчыгы итеп безнең республиканы сайлавын телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Сычуань провинциясе (КХР) эшлекле даирәләре катнашындагы форумда хәбәр итте. Чара Рөстәм Миңнехановның Чэнду шәһәренә эш сәфәре кысаларында ХР) узды.

Битләр: << ( 1411 ) 1412 1413 1414 1415 1416 1417 1418 1419 1420 >>