Бүген Казанга ике көнлек эш сәфәре белән (2015 елның 16-17 сентябре) Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина килде. «Казан» халыкара аэропортында Эльвира Нәбиуллинаны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Үзәк Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстан Республикасы – Казахстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча лидер регионнарның берсе. Бүген бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Сочи шәһәрендәге Россия һәм Казахстан XII региональара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында хәбәр итте.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.