Яңалыклар

02.10.2015
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочига Халыкара инвестиция форумында катнашу өчен килде. Бүген әлеге чара кысаларында ТР Президенты Саклык банкының иртәнге эшлекле ашында катнашырга планлаштыра. Анда катнашучылар Россия икътисадын диверсификацияләү буенча перспектив чаралар турында әңгәмә корачак. 
01.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазиянең кайбер җитештерү предприятиеләрендә булды. Аны Абхазия Республикасы Президенты Рауль Хаҗимба, Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы һәм Абхазия Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

01.10.2015
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Алтай Республикасы Дәүләт җыены - Әл Корылтай рәисе Иван Белеков һәм республиканың Язучылар берлеге рәисе Бронтой Бедюров белән очрашты. Алтай кунаклары Казанга бүген ачылган XI Халыкара төрки халыклар шигърияте фестивалендә катнашу өчен килде.
01.10.2015
Агымдагы елның 9 аенда ТР "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмат системасында басылган белдерүләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 36 процентка арткан. Хәл ителгән мәсьәләләр өлеше 5 процентка артык. Бу хакта бүген "Халык контроле" системасы эшенә багышланган киңәшмәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов белдерде. Киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
01.10.2015

Татарстан һәм Абхазия бизнесменнары хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табар һәм уртак проектлар турында килешерләр дип ышанабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Абхазия эшлекле даирәләре катнашында уздырылган түгәрәк өстәл барышында хәбәр итте. Чара Сухум шәһәренә Татарстан делегациясе эш сәфәре кысаларында узды.

01.10.2015
Абхазия Республикасына эш визиты белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Сухум шәһәре аэропортында аны Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия каршы алды. Килеп төшүгә Рөстәм Миңнеханов Сухум районының Эшер авылына юл тотты, анда ул Абхазия Республикасының беренче президенты Владислав Адзимба мемориаль комплексына чәчәкләр салды. 
30.09.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президентиы Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. 
30.09.2015
Бүген Казанда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм тармак ветераннары, төбәк уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары, балалар техник иҗат түгәрәкләренә йөрүчеләр катнашты.
30.09.2015

Федераль миграция хезмәтене ТР буенча идарәсе федераль хезмәттән һәм республика җитәкчелегеннән бүләккә яңа бина алды. Бу хакта бүген яңа объект ачылу тантанасында Федераль миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановский белдерде. Казанның Миль урамы, 63а адресы буенча урнашкан бинаны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Артем Кузнецов катнашты.

30.09.2015
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Россия 1” һәм “Россия 24” телеканалларына РФ Федераль Җыены Федерация советының Суриядә РФ Хәрби көчләрен файдалануга рөхсәт бирүе турындагы карарын шәрехләде.

Битләр: << 1411 1412 1413 1414 1415 ( 1416 ) 1417 1418 1419 1420 >>