“Татспиртпром” ААҖ директорлар советы компаниянең үсеш планын раслады

01.12.2015

Бүген, 1 декабрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ  Директорлар советы утырышы узды.

Утырыш барышында предприяиенең 9 ай өчен финанс хезмәте отчеты һәм алдагы өч елга компаниянең үсеш планы турында фикер алыштылар.

“Татспиртпром” ААҖ алкоголь продукциясен сатуның гомуми күләме 2015 елның 9 ае өчен 6,2 млн. декалитр тәшкил иткән, бу 2014 елның шул чорына караганда 17%.ка югары. Табыш 23 млрд. сум, узган елның шул чоры күрсәткеченнән 125% тәшкил итә.

2015 елның 9 ае өчен “Татспиртпром” ААҖ  барлык дәрәҗәдәге бюджетка 14,7 млрд. сум салым һәм җыемнар күчергән, 2014 елның шул чорына караганда үсеш – 111%.

Алдагы өч елга компаниянең үсеш планы турында фикер алыштылар, план компаниянең Директорлар советы тарафыннан расланды.

 


“Татспиртпром” ААҖ матбугат хезмәте