Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда.
Ял 2015 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итә.
Бүген Татарстан башкаласында Казан Кремле янында «Гаҗәеп Казан» велосипед маршрутын рәсми рәвештә ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук шәһәрнең велосипед клубларының күп санлы вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында 2015 елның 22 октябренә 1 млн. 837,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылды, бу еллык биремнең 76,6%ын тәшкил итә. Шул исәптән үткән ике атна эчендә 99,9 мең кв. м тапшырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәген карап чыкты. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар озата йөрде.