Яңалыклар

10.11.2015

«Хальдор Топсе» компаниясе – Татарстанның стратегик партнеры, һәм без сезнең белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хальдор Топсе» компаниясе президенты Бъерне Клаусен әфәнде белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

10.11.2015

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры  Илдар Халиков Англия сәламәтлек саклау илкүләм хезмәте рәисе, Йорк университеты мактаулы ректоры, 5-100 проекты халыкара советы әгъзасы Малколм Грант белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрыы урынбасары Андрей Поминов, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

10.11.2015

Татарстан нефть-газ химиясе комлпексының төп предприятиеләре 2015 елның январь-сентябрь айларында 136,6 млрд. сум табыш алдылар, бу былтыргы күрсәткечләрдән өчтән бер өлешкә артык. Бу хакта бүген Казанда узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышында билгеле булды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

10.11.2015

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016 – 2025 елларга «Россия Федерациясе субъектларында гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыруга ярдәм» программасы буенча селектор киңәшмә уздырды.

Киңәшмә «Горки» (Мәскәү өлкәсе) резиденциясендә узды.

Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә федерация субъектлары башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы ягыннан чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

10.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе  Андрей Кузьмин, имеш, республикада әзерләнүче терактлар һәм диверсияләр турында социаль челтәрләрдә таратыла торган хәбәрләргә комментарийлар бирде.

«Рәсми рәвештә белдерәсем килә, халыкка янаулар, әзерләнүче терактлар һәм диверсияләр турындагы барлык хәбәрләр болар бар да провокация!» – дип белдерде Андрей Кузьмин. – Кемнеңдер җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек тудырасы килә. Тиешле структуралар, эчке эшләр органнары тикшеренүләр  алып бара социаль челтәрләрдә мондый мәгълүмат кайдан килгән һәм аны кем тарата. Аннары бу хәлләргә хокукый бәя биреләчәк».

10.11.2015

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенә үзгәртү турындагы указны имзалады.

Бу хакта бүген ул Казан Кремлендә ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең беренче утырышында белдерде. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини конфессия вәкилләре катнашында киңәйтелгән форматта узды.

10.11.2015

Татарстанда федераль юлларны кышкы чорда тәэмин итү өчен юл техникасының әзерлеге 100 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ баш инжентеры Александр Анисимов белдерде. Ул искәрткәнчә, идарә федераль юлларның 1023 километрын тәэмин итә, аларны кышкы чорда тиешле дәрәҗәдә тоту өчен алты подряд оешма эшли. 

10.11.2015
Кышкы чорда явым-төшем күләме норма дәрәҗәсендә булса, Татарстан башкаласында юл техникасы белән тәэмин ителеш 100 % тәшкил итә. Бу хакта бүген Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте. Брифинг Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. 
10.11.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А.Н.Туполев исемендәге халыкара премияне техник фәннәр докторы, профессор, Россия фәннәр академиясе әгъзасы, Бөтенроссия авиация материаллары институтының генераль директоры Евгений Кабловка тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә Губернатор сараендагы камин залында узды. 
Искәртик, А.Н.Туполев исемендәге халыкара премияне 2014 елның нояберендә ТР Президенты Указы белән булдырылды. 

09.11.2015

Бүген Мәскәүдә Татарстан  Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклубның чираттагы утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул Мәскәүгә эш сәфәре кыла.    

Искәртәбез, медиаклуб 2010 елның декабрендә оештырылган иде.

Битләр: << 1401 ( 1402 ) 1403 1404 1405 1406 1407 1408 1409 1410 >>