Яңалыклар

05.11.2015
РФ спорт министры Виталий Мутко Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек дәрәҗәсе белән кәнәгать булуын белдерде. "Без әзерлек барышы белән кәнәгать. Республикага зур сораулар юк", - дип белдерде ул бүген "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышында белдерде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 
05.11.2015
Польша бизнес-бергәлегенә ике республика арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен Татарстанга килү зарур. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Польша Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Катажина Пелчинска-Наленч белән очрашуда белдерде.
05.11.2015
Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә ТР Конституциясе көне һәм республика Конституция суды оештырылуга 15 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш узды.

Утырышны ачып, Илдар Халиков анда катнашучыларны  Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 23 ел тулу уңаеннан котлады.
05.11.2015
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан ратушасында Татарстан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре вәкилләренә 11 "Нефаз" автобусы ачкычларын тапшырды. Чара башланганчы республика лидеры ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар озатуында Ратуша бинасы каршындагы яңа автобусларны карады.
05.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ подразделениеләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең районнардагы юл-патруль хезмәте һәм дежур частьләре полиция хезмәткәрләренә 46 яңа автомобиль тапшырды: 33 “Лада Приора” һәм 13 “УАЗ-396522” автомобиле.

05.11.2015

Россия боксеры Александр Поветкин авыр үлчәмдә WBC Silver титулы өчен поляк Мариуш Вах белән көрәштә җиңү яулады. Супер көрәш бүген Казанда узды.

Поветкин өчен 12 нче раундта техник нокаут аша ирешелгән бу җиңү, бер җиңелүе генә булган килеш, 30 нчысы иде.

04.11.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген "Kazan-Arena " стадионында урнашкан "Аҗаган" балалар фәнни-күңел ачу үзәген тәкъдим иттеләр.

04.11.2015

Бүген Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт  опера һәм балет академия театрында "Безнең йорт - Татарстан-2015" этномәдәни фестивале гала-концерты узды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

04.11.2015

Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады.

03.11.2015

Җәмәгать тәртибен саклау – уртак эшебез, һәм мондый мәсьәләләрне хәл итү белән хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык институтлары да кызыксынырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышында. Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.

Битләр: << 1401 1402 1403 ( 1404 ) 1405 1406 1407 1408 1409 1410 >>