Яңалыклар

09.11.2015

Татарстан Республикасында 2015 елның 9 ае эчендә алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шул ук чорда алкогольдән агуланып 274 кеше һәлак булган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.   

Чара барлык мунициципаль районнар белән бергә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

08.11.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, йөк машиналары "Дакар-2016" раллиена китәр алдыннан, "КАМАЗ-Мастер" командасы белән очрашты.

Татарстан Республикасы Президенты, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, шулай ук команда җитәкчесе Владимир Чагин белән бергә, "КАМАЗ-Мастер" командасы машиналарын "Дакар-2016" раллиена озатуда катнашты.

07.11.2015
Бүген Казанда, "Баскет-холл"да акробатик рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды.
Ярышлар ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич, РФ ФҖ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Свищев, РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, Бөтендөнья рок-н-ролл конфедерациясе президенты Мириам Керпан Изак һәм Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Алексей Воробьев катнашты.
07.11.2015
Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанда”Сошествия Святого Духа” чиркәвендә булды.

Михаил Бабичны ТР буенча баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты Аппапраты җитәкчесе урынбасары – Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев озата йөрде.
07.11.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия Федерациясе халык рәссамы, Россия Бию спорты берлеге президенты Валентин Юдашкин белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР мәдәният һәм халыклар телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллин катнашты.

Очрашу барышында Валентин Юдашкин Казанда беренче тапкыр булуын белдерде.
07.11.2015

Татарстан Республикасында 2015 елның 10 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча терлекчелек тармагы эшенә бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йомгак ясады.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

07.11.2015

Татарстан Республикасында ТР Дәүләт хезмәт нспекциясенең оператив күрсәткечләре буенча 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында төзелеш объектларында 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр хәлләргә китергәннәре – 26, үлем очраклары – 16. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан бирле 1 мең 166 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы Төзүчеләр бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма әгъзасын 876 оешманы тикшерде.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

06.11.2015
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Балык Бистәсе муниципаль районында «Кулон-Агро» ҖЧҖ терлекчелек комплексында булды. Яңавылдан ерак түгел урнашкан комплекс агымдагы елның августында эшли башлады. Ул 1,2 мең мөгезле эре терлеккә, шул исәптә 500 баш сыерга исәпләнгән. Инвестор «Кулон» ЯАҖ комплекс төзелешенә 220 млн сум акча сарыф иткән, шул исәптә 65 млн сум - нәселле терлек сатып алуга.
06.11.2015
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Казан" агросәнәгать паркы" ААҖндә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде. Казанда һәм республика районнарында һәр шимбә була торган ярминкәләр, бу атнада 6 ноябрьдә уза. Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм ТР агросәнәгать комплексының эре оешмалары арзанрак бәядән үз продукцияләрен тәкъдим итә. Казан" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә кооператорлар һәм шәхси җитештерүчеләр бай ассортимент, шул исәптә, яшелчә, ит, казылык эшләнмәләре, сыр, он, ярма, бал, май, йомырка, сөт продуктлары һ.б. тәкъдим итә.
06.11.2015

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү - Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым.

Битләр: << 1401 1402 ( 1403 ) 1404 1405 1406 1407 1408 1409 1410 >>