Рөстәм Миңнеханов РФ атказанган артисты Наилә Гәрәевага "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды

18.12.2015

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ атказанган артисты Наилә Гәрәевага "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды. Дәүләт бүләге аңа "күпьеллык иҗади эшчәнлеге һәм татар театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше өчен" бирелде. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,  Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев,  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәевага республикага күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.