Яңалыклар

23.11.2015

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев 2016 елга “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” комплекслы проектын гамәлгә ашыруга багышланган чаралар исемлеген төзү буенча киңәшмә уздырды.

23.11.2015

Бүген РФ Федераль салым хезмәте (ФСХ) башлыгы Михаил Мишустин Татарстан Республикасы салым органнары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Искәртик, РФ ФСХ башлыгы Казанга эш визиты белән килде. Киңәшмә алдыннан Михаил Мишустин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка  ФСХ ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин 14 номерлы районара салым инспекциясе бинасын күрсәтте (Казан ш., Театральная ур., 13 а). 

 

23.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

23.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сен-Гобен» (Saint-Gobain, Франция) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов, «Сен-Гобен СНГ» генераль директоры Гонзаг Арну де Пирены сәламләп, билгеләп үткәнчә, элегрәк яклар Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында очрашкан булганнар.

23.11.2015

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе коллективына яңа җитәкче - Ирада Әюпованы тәкъдим итте. Элек ул ТР мәдәният министрының беренче урынбасары иде.

23.11.2015

Татарстан Президенты Указы белән кандидатурасын ТР Дәүләт Советы раслаганчы ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы итеп "Химград" ААҖ директорлар советының элеккеге рәисе Альберт Кәримов билгеләнде. Бу вазифаны башкарган Равил Зарипов ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде.

22.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда  Иске Татар Бистәсе территориясендәге торгызу эшләре һәм Яңа Татар Бистәсен үстерү мәсьәләләре белән танышты. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрде. 

21.11.2015

Бүген Яшел Үзән Мәдәният йортында А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы оешуга 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Оборона министрлыгы вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, ТР машина төзү предприятиеләре һәм Яшел Үзән районы хакимияте  җитәкчеләре катнашты.

21.11.2015

Бүген Яшел Үзән шәһәрендә “Кызыл металчы” торак комплексының беренче чиратын файдалануга тапшыру тантанасы узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Оборона министрлыгы идарәсе башлыгы Павел Печковский, “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.  

21.11.2015

Татарстан Республикасында 2015 елның 10 аенда авыл хуҗалыгы тулай продукциясенең күләме 189,4 млрд сум тәшкил иткән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Битләр: << 1391 1392 1393 1394 1395 ( 1396 ) 1397 1398 1399 1400 >>