Яңалыклар

01.12.2015

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Түбән Камада "Бердәм Россия" партиясе бүлегендә гражданнарны кабул итте. 

Кабул итү Түбән Камада Бердәм гражданнарны кабул итү көне кысаларында, “Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә уза.

Искә төшерәбез: 1 декабрь - "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көне. 

01.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы, МДХМИның Халыкара тикшеренүләр институты составындагы Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры   Вениамин Попов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров  һәм Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.  

30.11.2015

Бүген Чаллыда суыртучы насос станциясен файдалануга тапшыру тантанасы узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

30.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Владимир Чуров белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

30.11.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия режиссеры Эльдар Рязанов хәләл җефете Эмма Абайдуллинага, кайгысын уртаклашып, телеграмма юллады.

«Хөрмәтле Эмма Валерияновна! Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән  күренекле Совет һәм Россия режиссеры Эльдар Александрович Рязановның вафаты уңаеннан чын күңелдән кайгыгызны уртаклашам, – диелә телеграмма текстында. – Безнең илдәге һәм чит илләрдәге миллионлаган сәнгать сөючеләр өчен Эльдар Рязанов Россиянең бәһасез байлыгы булды һәм мәңгегә шулай булып калачак та.

30.11.2015

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Мәскәү өлкәсенә “Коррупциягә каршы ачык хакимият” форумында катнашу өчен килде.

30.11.2015

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты. 

28.11.2015

Шушы көннәрдә көнбагыш һәм кукуруз уңышын җыю тәмамланачак , дип хәбәр итте бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

28.11.2015

ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр имгәнү – 26, үлем – 16. Хезмәт кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 658 карар чыгарылган.

Шундый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

27.11.2015

Бүген көннең икенче яртысында Олы Әтнә авылында Әтнә муниципаль районы барлыкка килүнең 25 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты. 

Битләр: << 1391 1392 ( 1393 ) 1394 1395 1396 1397 1398 1399 1400 >>