Яңалыклар

25.11.2015

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Документка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе епискобы Евфимий (Евгений Дубинов) имзаларын куйды.

25.11.2015

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең  (Мәскәү Патриархаты) Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.

24.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров Грозныйда «КАМАЗ» ГАҖнең махсус техникасы күргәзмәсен карадылар. Аларны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов, Чечня Парламенты Рәисе Мөхәммәд Даудов, Чечен Республикасы Башлыгының һәм Хөкүмәтенең администрациясе җитәкчесе Ислам Кадыйров, «КАМАЗ» ГАҖ гендиректоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.  

24.11.2015

Без Татарстан Республикасының, Мәскәү һәм илнең тагын берничә төбәге белән беррәттән, Кореянең стратегик партнеры булуы белән горурланабыз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Корея – Татарстан” ассоциациясе җитәкчесе Су-Мен Ким белән очрашуда белдерде.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

24.11.2015

Бүген Грозный шәһәренә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Центарой авылында Чечня Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйров каберен зиярәт кылды. Аны Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров озата барды. 

24.11.2015

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.

24.11.2015

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча яңартылган советның чираттагы утырышы узды.

24.11.2015

Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 15-16 ноябрьдә Финляндиягә  һәм 19-20 ноябрьдә Люксембургка сәфәренә нәтиҗәләр ясадылар.

Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, , ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев катнашты.

 

24.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эш сәфәре кыла. «Грозный» аэропортында аны Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов, Чечня Парламенты Рәисе Мөхәммәд Даудов, Чечен Республикасы Башлыгының һәм Хөкүмәтенең администрациясе җитәкчесе Ислам Кадыйров каршы алды.

23.11.2015

Бүген Россия Федерациясе салым органныры төзелүгә 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара С.Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Татарстан буенча ФСХ идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, салым хезмәте ветераннары һәм башкалар катнашты. 

Битләр: << 1391 1392 1393 1394 ( 1395 ) 1396 1397 1398 1399 1400 >>