Бүген Татарстан Республикасы һәм MasterCard халыкара түләү системасы хезмәттәшлек итү турында килешү имзаладылар. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм MasterCardның тиз үсүче Европа базарлары төбәге президенты Белла Ставчански куйдылар.
«Сочи-2015» халыкара инвестицион форумы кысаларында Сбербанк «Диверсификация. Сайлап алу мөмкинлеге күп булса да, башка альтернатива юк» темасына эшлекле иртәнге аш уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазиянең кайбер җитештерү предприятиеләрендә булды. Аны Абхазия Республикасы Президенты Рауль Хаҗимба, Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы һәм Абхазия Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Татарстан һәм Абхазия бизнесменнары хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табар һәм уртак проектлар турында килешерләр дип ышанабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Абхазия эшлекле даирәләре катнашында уздырылган түгәрәк өстәл барышында хәбәр итте. Чара Сухум шәһәренә Татарстан делегациясе эш сәфәре кысаларында узды.