Яңалыклар

27.11.2015

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Утырыш РФ Президентының 2012 нче елның 7 нче маендагы “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” Указы күрсәткеченә ирешү өчен дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча чаралар планын раслауга багышланган иде.

27.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.

Утырышта 2015 елның тугыз ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2016 елга бюджетлар расланды.

27.11.2015

ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән Россия мәгариф академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая имзаларын куйдылар.

26.11.2015

Бүген С.Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залынды "Ана булу изгелеге" бөтенроссия программасының дүртенче форумы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Форум гаилә тормышының рухи-әхлакый гадәтләрен саклап калу юлларын табуга багышланган иде. 

26.11.2015

Татарстан Республикасы берничә юнәлеш буенча Кытайның Чит илләрдә предприятиеләрне үстерү ассоциациясе белән хезмәттәшлек итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның КХРның Чит илләрдә предприятиеләрне үстерү ассоциациясе генераль серкретаре Хэ Чжэньвэй белән очрашуында сүз барды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Хэ Чжэньвэй Рөстәм Миңнехановка җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм Кытай делегациясенең "Алабуга" махсус икътисадый зонасында һәм Казан вертолетлар заводында танышу экскурсиясендә булганнары хакында хәбәр итте. 

26.11.2015

Казанда Дәүләт думасының энергетика буенча комитетының күчмә утырышы узды, ул Россия ягулык базарының, шулай ук табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләренә багышланган иде.

Утырышны Дәүләт думасының энергетика буенча комитеты рәисе Павел Завальный уздырды.

Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев катнашты.

26.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда II Православие җәмәгатьчелеге форумында чыгыш ясады. Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, II Татарстан Республикасы Православие җәмәгатьчелеге форумын оештыру комитеты җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РПЧ Татарстан Митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, дини һәм иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, бизнес даирәләр җитәкчеләре катнашты. 

26.11.2015

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Cошествие Святого Духа чиркәвендә булды.

26.11.2015

Кичә, 2015 елның 25 ноябрендә, Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга   Россия Федерациясе Тикшерү комитетының «Ярдәм күрсәткән өчен» медальләрен тапшырды.

Бүләкләү Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә уздырылды.

25.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Екатеринбургка Борис Ельцинның Президент үзәген ачуда катнашу өчен килде.

Тантанада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты. 

Битләр: << 1391 1392 1393 ( 1394 ) 1395 1396 1397 1398 1399 1400 >>