Идел буе федераль округы прокурорлары күп санда кеше булган объектларда куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендәге законнар үтәлешен күзәтчелек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

18.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы прокуратура хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсендә катнашты. 

Чара "Гранд Отель Казан" кунакханәсенең конференц-залында үтте һәм күп санда кеше булган объектларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге законнар үтәлеше буенча прокуратура күзәтчелеген камилләштерү темасына багышланган иде.

Семинар-киңәшмәдә шулай ук РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Россия Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, РФ Генераль прокуратурасы Академиясе вәкилләре, ИФО субъектлары прокурорлары урынбасарлары һәм башкалар катнашты. 

Сәламләү сүзе белән РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев чыгыш ясады. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Казанны әлеге семинарны уздыру урыны итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Мондый чараларны үткәрү тәҗрибәсе аларның кирәклеген исбатлый, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә заманча таләпләрне һәм производство, хезмәт күрсәтү өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү бик мөһим, диде Татарстан Президенты, бу эш системалы рәвештә алып барылырга тиешле. 

"Кешеләр күпләп булучы урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләрен без даими рәвештә ТР Иминлек советы һәм башка координацион органнар утырышларында, бизнес вәкилләрен җәлеп итеп, карыйбыз, - диде ул. - Кызганычка каршы, янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге законнарны камилләштерү буенча кайбер безнең тәкъдимнәр Россия Дәүләт Думасында хупланмады". 

Кешеләр күп санда булган объектларны террорчылыктан саклауны камилләштерү өлкәсендә Татарстанда бик зур эш алып барыла, уңай нәтиҗәләр дә бар. Әйтик, бөтен объектлар да диярлек исемлеккә кертелгән һәм паспортлар тергәлгән, агымдагы елның 1 апрель көненә 97 % тәшкил итә. 

"Шулай да без бу эшнең башы гына икәнен аңлыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Куркынычсызлык паспортларына кертелгән бөтен чараларны гамәлгә ашыру, тиешле инженер-техника чаралары белән объектларны тәэмин итү зарури". Ул билгеләгәнчә, бу эш республикада 2017 елда Конфедерация кубогын уздыруны исәпкә алып та башкарыла. 

Эшкуарларның гражданнар күпләп булу урыннары куркынычсызлыгын тәэмин итүгә ваемсыз карауны да билгеләп үтмичә булмый, диде Рөстәм Миңнеханов, милекчеләр алучы табыш куркынычсызлыкны тәэмин итүгә финансалр бүлеп бирү өчен җитәрлек, дип уйлыйм. 

"Кызганычка каршы, бизнес бишкарма хакимият органнары һәм күзәтчелек структуралары белән бер рәттән үзгәреп баручы хокукый шартларда куркынычсызлык мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итү һәм җаваплыкка әзер түгел, - диде Татарстан Президенты. - Узган елда Казанда булган хәлләр - зур фаҗига һәм гаять авыр сабак. Бу - бизнесны оештыручылар ягыннан да, күзәтчелек органнары һәм җирле хакимият органнары ягыннан да объектны төзү һәм файдалану вакытында эшне җиренә җиткермәү һәм хокук бозу нәтиҗәләре". 

Семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген прокуратура органнарының кешеләр күп санда булучы объектларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге эшләрен төрле яктан анализлау мөһим. Ул семинарда фикер алышу нәтиҗәләре бүген барлык структуралар алдында торган бурычларны хәл итүгә этәргеч бирер дигән өметен белдерде. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.