Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов төзелеш комплексын үстерү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Чара Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә Кремльдә узды.
Утырышта катнашучылар – төбәкләр җитәкчеләре, федераль министрлар, төзелеш компанияләре һәм банк структуралары җитәкчелеге вәкилләре – төзелеш комплексын үстерү, инвестицион проектларын гамәлгә ашыру, төзелеш өлкәсендә яңа технологияләр куллану, төзелеш өлкәсендәге законнарны камилләштерү, дәүләт-хосусый партнёрлык механизмнарын куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Кереш сүзендә Владимир Путин белдергәнчә, «төзелеш тармагы – ил социаль-икътисадый үсешенең мөһим, стратегик юнәлеше. Бу – базарның иң динамик, перспектив сегменты, аңа илдәге ҖРПның 6 проценты туры килә».
Ул искәрткәнчә, 10 ел элек илдә Шәһәр төзелеше кодексы кабул ителгән иде, ул төзелеш өлкәсендә норматив базаны тәртипкә салды.
Әмма, дип ассызыклады Владимир Путин, кешеләрнең торак шартларын яхшыртуга булган ихтыяҗы һаман югары булып кала әле, һәм моны ышанычлы базар механизмнарын, шул исәптән ипотека кредитлавын кулланып кына канәгатьләндереп булачак. Соңгы биш елда бу инструмент торакны гамәлгә кертү күләмнәрен – 60 процентка үстерүне, ә эконом-класс буенча 90 процентка үстерүне тәэмин итте.
Утырыш барышында Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьёв, «Бөтенроссия дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешмасы» ассоциациясе президенты Андрей Молчанов һәм башкалар чыгыш ясады.
Төгәлрәк Россия Президентының рәсми порталында - http://www.kremlin.ru/events/president/news/51926