Төзелеш объектларында техник иминлекне үтәү һәм хезмәтне саклау, төзелеш тармагында кадрлар квалификациясен арттыру, шулай ук төзелеш сыйфатын күтәрү – бу мәсьәләләргә «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма игътибарын беренче чиратта юнәлдерергә кирәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасының VII еллык хисап-сайлау гомуми җыелышында хәбәр итте.
Чара «Корстон» КСККда (Казан) узды, анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы президенты Рим Халитов, төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Ассоциациянең 2015 елдагы эше турындагы хисап белән «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы президенты Рим Халитов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге 2009 елда оешкан һәм хәзерге вакытта төзелеш тармагында Россиянең иң эре үзлегеннән җайга салынучы оешмаларының берсе булып тора, аңа 969 төзелеш компаниясе керә. Ассоциация оешмалары республика төзелеш комплексының нигезен тәшкил итә.
2015 елда планлы тикшерүләр уздырганда Ассоциация хезмәтне саклауга һәм төзелеш эшләренең сыйфатын тикшереп торуга аерым игътибар биргән.
Төзелеш-монтаж эшләренең сыйфатын арттыру тармак белгечләренең һөнәри камилләшүенә бәйле. Бүгенгә Ассоциация оешмаларында 60 меңнән артык кеше эшли, шуларның 10 меңгә якыны инженер-техник хезмәткәрләр, 50 меңнән артыгы – төп төзелеш белгечлекләре эшчеләре.
Төзелеш-монтаж эшләренең иминлеген һәм сыйфатын арттыру өчен Бердәмлек даими рәвештә республика шәһәрләрендә һәм районнарында укыту семинарлары уздыра. 2015 елда бу темага 7 зона семинары уздырылган.
«Без төзелеш оешмасының үзлегеннән җайга салынучы оешмасына әверелү формасын таптык, һәм тулаем алганда эш әйбәт куелган, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Шул ук вакытта тулаем ил буенча үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үз әгъзалары өчен җаваплылыкны үзләренә алмаган очраклар да бар. «Аларга акча түләнелгән, әмма бернинди дә эш алып барылмый», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Безнең үзлегеннән җайга салынучы оешма барлык таләпләргә һәм бурычларга да туры килә, дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов, әмма бүгенге көндә Бердәмлекнең вәкаләтләре җитәрлек түгел һәм аларны киңәйтергә кирәк дигән фикер белән мин дә килешәм.
Рөстәм Миңнеханов якын киләчәктә, шул исәптән бүгенге фикер алышулардан соң, бу мәсьәләне хәл итү алымнары эшләнер дип өмет белдерде, һәм бигрәк тә кайбер документлар Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кертелгән инде, дип өстәде.
«Минемчә, Владимир Путин рәислегендәге кичәге Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышыннан соң тиешле йөкләмәләр бирелер, – дип фараз кылды Рөстәм Миңнеханов. – Без дә үз тәкъдимнәребезне кертергә тырышырбыз».
Аерым игътибар таләп ителүче мәсьәләләр арасында Рөстәм Миңнеханов төзелеш объектларында беренче чиратта техник иминлекне үтәүне һәм хезмәтне саклауны атады.
Тагын бер тема – төзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү һәм аларны яңа һөнәрләргә өйрәтү мәсьәләсен күтәрде Татарстан Республикасы Президенты. «Бер нәрсә дә юктан бар булмый, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Кадрларны әзерләргә кирәк. Әлбәттә, соңгы елларда бу җәһәттән күп нәрсәләр эшләнде, безнең ресурс үзәкләребез бар, әмма тармак өчен кадрлар әзерләү дәрәҗәсе югары булырга тиеш».
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы Бердәмлеккә кермәгән оешмалар эшчәнлегенә игътибарлы булырга тиеш.
«Төзелеш тармагы – теләсә кайсы төбәк икътисады өчен бик мөһим тармак, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген бик зур потенциалыбыз бар, без нефть эшкәртү заводы да, аэропорт та, сәнәгать объектлары да төзи алабыз – мондый төбәкләр берничә генә! Бу – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм без. Бу проектлауга да, монтаж эшләренә дә, төзелешкә дә кагыла».
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республиканың куәтле төзелеш комплексы бар, һәм төбәк үсешендә аның роле зур. Без ел саен гамәлгә кертә торган объектлар зур игътибарга лаек, диде ул, бу – барлык төзелеш коллективларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе.