Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Чистай” индустриаль паркында булып, парк резидентларының яңа проектларын тормышка ашыру барышы белән танышты.
Республика лидеры яңа резидентларның берсе – “Татремстрой” ҖЧҖнең төзелеп килгән заводын күздән кичерде. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында берьюлы ике килешүгә кул куелды. Килешүләрнең берсе яңа предприятие продукциясен - пенополиуретан торбалар җибәрү турында “ТР газлаштыру, энергияне сакчыл файдалану технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды” дәүләт казна учреждениесе белән төзелгән булса, икенчесе - Чистай ДКУсы белән хезмәттәшлек турында.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы Президиумы утырышында катнашты. Мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләргә багышланган чараны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Уралэнергострой» УК» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Суруда белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды, анда шулай ук «Генерирующая компания» ҖЧҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев та катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тамбов өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Никитин белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үткәрелде.
Тамбов делегациясе Татарстанга алдагы көнне килгән иде. Президент резиденциясенә килеп җиткәндә кунаклар инде КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатор корпусында, Медицина фәне үзәгендә һәм IT-паркта булырга өлгергән иде.
Бүгенге көнгә Россия мәктәпләренең 90%ы уку елы башлануга юридик яктан әзер. Бу хакта бүген РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец яңа уку елына әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстанда 2016-2017 уку елында 44 мең 436 бала беренче сыйныфка укырга керер дип фаразлана. Алдан тупланган мәгълүмат буенча, беренчеләрнең 9 мең 484е хәйрия ярдәменә мохтаҗ. Бүген бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясен уздыруга багышлап үткәрелгән брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Спикер сүзләренчә, беренче класслардан тыш, 2-11 нче класс укучыларының 14,4 меңләбенә, шулай ук, ярдәм күрсәтү планга кертелгән. Быел республика күләмендәге “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе Татарстанның Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында һәм Казанның Киров районында башланган. Л.Фазлыева искәртеп үткәнчә, бу акция Татарстанда инде 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы башлангычы белән гамәлгә кертелгән.
Бүген Иннополис университетында магистратураны тәмамлаганнарга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Алабуга шәһәренең үзәк урамнарын карап чыкты.
Республика лидерын ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. рәсми затлар озата барды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән республиканың Алабуга районына килде. Хәзерге вакытта республика лидеры район җитәкчелеге һәм аграрийлары белән очраша. Шуңа кадәр Рөстәм Миңнеханов бөртеклеләрне урып-җыю эшләре төгәлләнә торган кырларны очкычтан карап әйләнде.
Бүген Татарстанга Тамбов өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Никитин килде. "Казан" халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Александр Никитин Казанда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты уку-лаборатория кампусында һәм "Эйдос"/“Медицина фәннәре үзәге”нең медицина стимуляторлары төбәк инжиниринг үзәгендә булуны планлаштыра.